tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында яшәүче 95 яшьлек Тәскирә әби Галимуллина “Ак калфак ” татар хатын-кызлары оешмасына керде
Балтач районында яшәүче  95 яшьлек Тәскирә әби Галимуллина “Ак калфак ” татар хатын-кызлары оешмасына керде

Балтач районында яшәүче 95 яшьлек Тәскирә әби Галимуллина “Ак калфак ” татар хатын-кызлары оешмасына керде

“Минем сезнең оешмагызга керәсем килә,” – дигән Тәскирә әби. Балтач районының актив ханымнары каршы килмәгән. Районда оештырылган “Милләт нигезе гаилә” исемле чарадан соң, Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә кунаклар килде. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Тәскирә әбинең башына ак калфак кидерде.

Ни өчен оешмага керергә булдыгыз? дигән сорауга: “Бик күп киңәшләр бирәләр, телебезне, динебезне саклау өчен эшлиләр бит. Ничек инде кермисең,” – ди Тәскирә әби. Бөек Ватан сугышына ул 17 яшендә киткән. Көнбатыш Украинада элемтәче булып хезмәт итә. Фронтта узган һәр көнен яхшы хәтерли ул. “Бомба шартлаудан калган курку бүген дә бетми, яшен яшьнәсә дә куркам. Хәтта идән астына төшеп утырасым килгән чаклар булгалады,”- ди Тәскирә әби.

Туган тел мәсьәләсе, татарлар язмышы белән бик кызыксына. “Татарлар” газетасына үзе язылган. “Барсын да укып барам,”-ди. Татарча сөйләшкәндә рус сүзләрен кыстырганны яратмый. “Радиодан да шулай сөйлиләр. Аның бит татарча тәҗемәсе дә бар,”- дип ачуланып та алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*