tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты алтынчы тапкыр 100 кешегә белем бирәчәк
Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты алтынчы тапкыр 100 кешегә белем бирәчәк

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты алтынчы тапкыр 100 кешегә белем бирәчәк

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән алтынчы тапкыр гаризалар кабул итә башлады. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче – кереш дәрес 17 нче октябрь көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында  үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Укулар 5 декабрьдә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 15 октябрьгә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Курсларга язылырга теләүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез: башка еллардан аермалы буларак, бу агымдагы курсларга 100 кеше генә кабул ителә. Бу илдәге коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять белән бәйле.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр барлык санитар-эпидемиология шартларын үтәп үткәреләчәк. Белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм кулларын антсептиклар белән юарга тиеш.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Биш сезон дәвамында әлеге курсларда 530 кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*