enrutat
Баш бит / «Барып йөрмәгез – анда татарлар җыела»
«Барып йөрмәгез – анда татарлар җыела»

«Барып йөрмәгез – анда татарлар җыела»

Ният – ярты эш, дигән халкыбыз. Ниятең изге, тә­вә­ккәллегең, үҗәтлегең җи­тәрлек икән, әллә нинди, тормышка ашмастай хыялларны да чынбарлыкка әйләндереп була икән. Себер татарларының борынгы башкаласы Искер нигезендә соңгы дистә елда башланып киткән яңарышны әйтүем.

Искер – Төмән өлкәсенә караучы Тубыл шәһәреннән егерме генә чакырым ерак­лыкта урнашкан кашлык җир, ягъни Иртешнең текә яр буе ул. ХVI гасырда монда Себер татар ханлыгының башкаласы Искер шәһәре торган. Хәзерге Болгарыбыз нигезендә күпмедер күләмдә хәрабәләр сакланып калса да, ун-унбиш ел элек себер татарларының баш шәһәре булган әлеге урында татар­лыкның бер билгесе булган сыңар корылма-бина нигезе дә шәйләнми иде. Әле алай гына да түгел. Бу җирләргә праваслау күршеләребез күрше-тирә авыллардан, Ту­былның үзеннән мәет­ләрен китереп күмә башлаган иде. Әйтерсең, Себер җирендә зират ясарлык җир беткән!

“Мирас-Наследие” тө­бәк татар иҗтимагый оешмасы хакимиятләргә бу җир­лектә “Искер” тарихи-мәдәни комплексы булдыру ниятен җиткергәч, төрле сылтаулар табып, җир бир­мәскә тырышып карадылар. Шөкер, бүген мираслылар һәртөрле бюрократик кир­тәләрне җи­ңеп, судларда отып, борынгы шәһәрлек нигезендә әле­ге комплекс­ны торгызып килә.

Сәнгать бәйрәме

Менә шушы башлангычларны фәнни нигезләү, Ис­кернең чыннан да себер татарлары өчен изге җир булуын дәлилләү өчен мираслылар моннан унике ел элек “Искернең тарихи язмышы” дигән гыйльми-гамәли конференция уздыра башлаган иде. Икенче елны ук бу чара табигать кочагында үткәре­лүче, Татарстандагы Болгар җыенына охшаган, Искер җыенына фатиха бирә торган мәртәбәле җыелышка әйләнде. Шушы рәвешле хәзер ул – себер татарла­рының өч көн дәвамында үткәрелә торган бик кызык­лы бәйрәме. Быел да август башында, өч көн дәвамында үтте бу җыен. Беренче көнне гадәттәгечә гыйльми җые­лыш булды, икенче көнне Искер шәһәрлегендә сәнгать фестивале уздырылды, өчен­че көнне фестиваль дипломантлары һәм лауреатлары Тубыл шә­һәрендә зур концерт куйды.

Хакас, алтай, казахлар да катнаша башлаган хәзер фестивальдә. Бу хәл фести­вальнең халыкара дәрәҗәгә менүе турында сөйли. Хәтта казах кызы Динара Искакова берничә ел элек фестиваль­нең иң зур бүләген откан. Бу юлы да татар, казах җырла­рын бик оста башкаруы, яңа җырларны тиз отып алуы белән сокландырды ул. Башкару осталыгын чарлау өчен фестивальдә мондый җыр­чыларның катнашуы бик отышлы, әлбәттә. Динара – Экибастуз шәһәрендәге “Шатлык” татар-башкорт үзәгенең музыка җитәкчесе дә икән әле.

Тубыл шәһәре халкының өчтән берен себер татарлары тәшкил итә. Шуңа күрә мираслылар шәһәр халкы өчен дә зур бәйрәм оештыра дип бәяләргә кирәк бу чараны. Ни кызганыч, шәһәр хакимиятләре моны бәяләп бетерми әле. Санлашсалар, иртә-кич Искергә барырга-кайтырга теләүчеләр өчен автобуслар куя алырлар иде. Алай гына да түгел. Искер җыенында ел да диярлек катнашып килүче археолог Альберт Борһанов бу уңай­дан гыйбрәтле мисал китерде. “Бер гид белән сөйләшкән идем. Шәһәргә 12 Италия туристы килгән булган. “Анда татарлар җыела”, – дип боларны Абалак монастырена алып барырга рөхсәт бир­мәгәннәр. Югыйсә Искер җи­ре Абалак монастырена барганда юл уңаенда гына кала. Бер музей маршрутына керт­сәләр, чит илләрдән, чит җирләрдән килүчеләргә Абалак монастырен да, Искер шәһәрлеген дә күрсәтеп булыр иде. Миңа калса, туристларга Искерне күрсәтү Себер җирендә татарлар да яшәгәнлеген белдерү, Европада милләтебезне таныту, пропагандалау була дип шикләнәләр. Татарларны таныйсылары, күрсәтәселәре килми”, – дип ачынып сөй­ләде галим. Сүз уңаеннан шунысын да хәбәр итик: Бө­тендөнья Татар конгрессы ноябрь аенда Казанда “Этнотуризм һәм төбәкне өйрәнү – татар халкының тиңдәш­леген, милли үзаңын үстерү чарасы ул” дигән конференция уздырачак.

Ике манаралы мәчет

Конференция вакытында ниләр тәкъдим иттеләр соң? Беренче чиратта галимнәрне Искер шәһәрлеге җиренең, Иртеш ярының отыры ишелә баруы борчый (урта гасырларга карый торган бәһасез ядкарьләр су астында калып вәйран була дигән сүз бу). Моның өчен астан да, өстән дә агачлар утыртып, ярны ныгытырга була, бетонлап куярга да мөмкин. Хәтта елганың эзен, юлын үзгәр­тер­гә дә мөмкин, дип исәп­ләүчеләр бар. Ул гына да түгел. Мондый куркыныч тора-бара Тубыл шәһәренә дә янарга мөмкин, дип ашыгыч чаралар күрергә чакыручылар булды.

Себернең соңгы ханы Күчемнең кайчан, кайда һә­лак булуы, кайда җирләнүе дә галим-голама халкы өчен һаман сер булып кала. Гаилә­се дошман кулына төшкәч тә, әле ул шактый еллар көрә­шеп, Себер ханлыгын терге­зергә хыялланып йөргән, күрше төрки халыкларга мө­рәҗәгать итеп караган. Кон­ференциядә чыгыш ясаган, Себер тарихы буенча китаплар чыгарган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы Алексей Нескоров бу уңайдан кызыклы фаразларын җиткерде.

Искердәге тергезү эш­ләренең төп иганәчесе булган эшкуар Дамир Ибра­һимов егетләре хәзерге вакытта биредә ике катлы, ике манаралы кирпеч мәчет җит­кереп килә. Әүвәл агач мәчет төзетә башлаган иде ул. “Яндырабыз!” – дип куркытырга маташкач, менә таштан салдырырга булган. Ал­лаһ йор­тының ике манарасы да төзе­леп беткән диярлек инде. “Бу җирдә татар эзләре булуын күрсәтеп, дә­лил­ләп торучы хәтер мәчете булачак”, – ди ул үзе бу хакта. Билгеле, мә­чет төзелеп беткәч, аны эш­ләтү, файдалану мәсь­ә­ләсе килеп басачак.

– Төмән өлкәсендә шактый күп милләтәшебез яшәсә дә, себер татарларының тарихына, мәдәниятенә багышланган аерым бер зур музей юк. Әгәр хакимиятләр Искер шәһәрлеген музей-саклаулык дип таныса, дәү­ләт дәрәҗәсендә саклауга алынса, әлеге мәчеттә музей булдыруның бер кыенлыгы да юк. Тубыл музеенда себер татарларының бик бай кө­меш бизәнү әйберләре коллекциясе бар. Бөтенләйгә үк Искер шәһәрлегенә бир­мәсәләр дә, әлеге коллекцияне алып торып, биредә экспозицияләр оештырырга була”, – дип тәкъдим итте бу уңайдан әлеге конферен­цияләрнең барысында да диярлек катнашкан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Музей оештыру эшен­дә, билгеле, Татарстан тарафы да ярдәм итә алыр иде. Төмән өлкәсе белән республикабыз арасында төзелгән хезмәт­тәшлек турындагы ки­лешү моңа мөмкинлек бирә.

Сүземнең ахырында шуны да әйтми кала алмыйм. Себер татарлары соңгы елларда үз балаларына Күчем, аның хәләле Сүзге исемнә­рен бирә башлаган. “Мирас” оешмасы тырышлыгы белән “Күчем хан оныклары”, “Сүз­ге-тора” дигән фести­вальләр үткәрелүе дә – яшь буында тарихи аң тәр­бия­ләүнең бер чарасы ул.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*