tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан мөфтие вазыйфасына бары тик бер кандидат
Башкортстан мөфтие вазыйфасына бары тик бер кандидат

Башкортстан мөфтие вазыйфасына бары тик бер кандидат

Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында дини оешма рәисе вазыйфасына кандидатуралар тәкъдим ителде һәм расланды.

Очрашуда Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм төбәк Башлыгы Хакимияте вәкилләре катнашты. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән пленум мөфти вазыйфасына бер кандидат, хәзер рәис вазыйфасын башкаручы Айнур хәзрәт Биргалинны тәкъдим итү турында карар кабул итте, дип хәбәр иттеләр нәзарәттә.

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк. Съезд 16 октябрьдә Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*