tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында 12 нче мәчет ачылды
Баулы районында 12 нче мәчет ачылды

Баулы районында 12 нче мәчет ачылды

Рамазан аеның 16нчы көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң ерак мөхтәсибәтләрнең берсендә – Баулы муниципаль районында булды, дип хәбәр итә диния нәзарәте матбугат үзәге. Мәчетне ачып, мөфти 21 май – татар халкы тарихындагы истәлекле көннәрнең берсе, дип искәртте – бу көнне 922 елда, Россиядә православие рәсми кабул ителүгә 66 ел кала алдан, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә.

Камил хәзрәт Потап авылында яңа мәчет төзелешенә зур өлеш керткәне, тырышлык куйганы өчен Дәүләтҗан Ярмөхәммәтовка Рәхмәт хаты тапшырды. Аңа ул мәчет белән җитәкчелек итүне дә ышанып тапшырды – авылдашлары күз алдында Дәүләтҗан абый мөфти кулыннан Шаһәдатнамә – “Нур” мәчете имамы сыйфатында дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган таныклык алды.

«Нур» Баулы районындагы 12нче мәчет булды. Кечкенә булуына карамастан, – мәйданы – 66 кв.м. һәм сыйдырышлыгы – 50 кешегә кадәр – ул җирле мөселманнар өчен зур бүләк булды, чөнки Потап авылы халкының яртысы диярлек – татарлар.
Авылдашларын бу мөһим вакыйга белән җирле халык депутаты Козлов Виталий Николаевич та тәбрикләде. Ул татар телендә һәм ихластан мәчет ачылу уңаеннан баулы мөселманнарының шатлыгын уртаклашты.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов мәчетне ачу тантанасында шулай ук шатлык уртаклашырга ашыкты: хәзерге көндә Баулыда тагын 3 мәчет төзелә. Ә бүген Васькино авылында мәчеткә тантаналы төстә ай куелачак. Моннан тыш, Потап авылы мәчете Татарстанда Рамазан аенда ачылган инде өченче мәчет: 11 майда Актанышта “Наил” мәчете, 17 майда Норлатта “Миңнегөл” мәчете ачылды.
Тантанадан соң шәһәр кунаклары районкүләм ифтарга юнәлде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*