tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер күрешү-үзе бер гомер
Бер күрешү-үзе бер гомер

Бер күрешү-үзе бер гомер

Минем туган ягым Марс авылы, Киров өлкәсенең бер өлешен тәшкил итә. Картага игътибар иткәндә бу авылны бөтенләй дә күреп булмаса да, туган ягым минем өчен иң зур, иң матур, иң кадерле җир булып тоела. Йөрәге ташка әверелмәгән кешегә, туган ягы, туган туфрагы газиз. Андый адәм балаларына туган ягының һәр җан иясе, анда үскән барлык үсемлекләр, хәтта анда очып йөргән бөҗәге дә кадерле.

Туган ягы газиз булган кеше 17нче август көнен түземсезләнеп көткәндер. Чөнки ул Яңа Йөрек пүчинкәсе авылларының юбилее иде. Яңа Йөрек, Шәгабән, Үрнәк авылларының 100 еллыгы булса, ә Марс авылының 85 еллык бәйрәм кичәсе иде. Бу бәйрәм кичәсе туган җиргә, туган җир туфрагына, туган җирдән китүчеләргә кире әйләнеп кайтучыларга, чит җир туфрагында башларын салганнарга, аларның туган җир туфрагында бөреләнгән изге хисләренә, якты өмет-теләкләренә багышланган иде. Исеме дә җисеменә бик туры килеп тора, “Бер күрешү үзе бер гомер”. Бу юбилей кичәсен бигрәк тә өлкән буын кешеләре көткәннәрдер, чөнки алар инде күптән үзләренең яшьлек дусларын, авылдашларын очратырга өметләнеп яшәгәннәрдер.
Кайдан гына җыелганнар диярсең бар халыкны.

Ике куллап күрешәләр, җилкәләрдән кагып үз итеп яратып исәнләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Кайберләренең күзләрендә яшь тамчылары да ялтырый. Табигать тә кешеләргә кушылып авыр яшь тамчыларын тотып тора алмыйча саран гына булса да тамызып алды. Ләкин чылатып үткән яңгыр бәйрәмнең ямен бер дә бозмады. Килгән халыкның күбесе таралышмыйча бәйрәм дәвам ителде. Болытлар да “Тукта яңгыр, тукта яңгыр яума әле”, – дип җырлаган җырны ишеттеләр бугай (Бу җырны нәъ артистларча итеп Илфат Фәйзуллин башкарды). Сабантуй урынында бәйрәмнең төп өлеше барса, арырак өстәлдә самавырлар гөҗләде, өстәлләр тора-тора тәмле ризыклар белән тулып чыкты.

Өстәл янында булган киленнәр табын әзерләде. Өлкән яшьтә булуларына карамастан Фаяз абый Гарифуллин белән Нуретдин абый Сабиров самавырларны гөжләтеп, халыкны кайнар чәй белән тәэмин иттеләр. Авылыбызның имамы Фәрит хәзрәт Нигъмәтҗановның бәйрәмне Коръән белән башлап җибәрүе кичәгә ямь өстәп җибәрде. Чавал авыл хакимияте башлыгы Дмитрий Борисович Звягин да авыл халкын, ерак җирләрдән һәм янәшәдән килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Чавал агрофирмасы хуҗалыгы рәисе Зиннатулла Гыйният улы Хәйруллин да пүчинкә авыллары халыклары башкалардан тырышлыклары белән аерылып торганлыкларына басым ясап, бүгенге бәйрәм белән котлады.

Киләчәк – үткәннәрдән башка була алмый. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел. Һәркемгә үзенең туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен, нәселен белү мөһим. Бу уңайдан авыл тарихын Разия апа Хәбибуллина сөйләп үтте. Ул Яңа Йөрек авылыннан чыккан хикәяләр остасы Фаяз абый Мөбәрәковның истәлекләренә таянып сөйләде. Авылыбыздан чыккан тагын бер гүзәл зат турында әйтмичә берничек тә мөмкин түгел. Авыл нәкъ әнә шундый кешеләр белән күренекле була ала да инде. Яңа Йөрек авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Кәлнә авылында гомер кичерүче Гарифәбану апа Сәгадуллина турында. Аның ике шигырьләр китабы дөнья күрде: “Гомер йомгагын сүткәндә” (2016 ел) һәм “Үзем булып калам” (2019 ел). Гарифәбану апаның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Аның каләмдәш дуслары да бүген шушы бәйрәмнең кадерле кунакларына әверелделәр. Кадрия Аглюллина Казан якларыннан кайткан. Ул Гарифәбану апаның җырларын йомшак моңлы тавышы белән халыкка җиткерде. Ә икенче каләмдәш дусты (Алия Солтан) ерак Италиядән кадәр кайткан иде. Ул да Гарифәбану апаның шигырьләрен көйгә салучыларның берсе. Интернет челтәре аша бер-берсенә киңәшләр биреп, теләктәшлек белдереп, ике арада дуслык күпере торгызучылар алар.

Бәйрәмдә кемнәр генә җырламады да, кемнәр генә биемәде. Әлерәк кенә мәдәният йорты хезмәткәре булып эшли башлаган Инзилә Мәрданованың янәшә Иске Йөрек һәм Татар Кумбашы авылларындагы хезмәттәшләре теләктәшлек белдереп җыр–бию аша авыл халкын котладылар.

Җыелган халык татар халкының матур уеннарын да искә алып, түгәрәк эчендә уйнадылар. Бәйрәмне ямьләндереп шул көнне туйлары буласы пар да килеп туктагач, халык тагын да җанланып китте. Аларны түгәрәккә алып матур теләкләр теләп

котладылар, Гөлсимә Хәернас кызы Гайфетдинова матур җырын башкарды.
Шул көнне туган көннәре булган кешеләрне авыл халкы исеменнән котладылар, Качканардан кайткан, төп чыгышы белән Яңа Йөректән булган Вагыйз Хәлиуллин да матур теләкләрен белдереп, рәхмәт сүзләрен әйтте. Шул уңайдан Шәгабән авылында гомер итүче Илһам абый Гафиуллин да Шәгабән авылы зиратын төзекләндергәндә ярдәм иткән кешеләргә олы рәхмәтләрен белдерде. Шушы бәйрәмне оештыручыларга, бәйрәмгә иганәчелек иткән кешеләргә дә олы рәхмәтләрен белдерде. Юкса Илһам Рашит улы үзе дә шушы бәйрәмне оештыручыларның һәм иганәчеләрнең берсе иде. Күңелне сөендергәне шул булды: бар халык, хәтта мәчеткә йөрүче бабайлар да бәйрәмне үткәрергә дип зур булышлык итеп йөрүләре.

Бәйрәмнең ахырында Инзилә Мәрданова иганәчеләрне барлап, аларга һәм авылларыбыз халкына барысына да олы рәхмәтен белдерде һәм матур җыр башкарды. Алдан ала “Туган авыл” темасына кагылышлы рәсем конкурс игълан ителгән булган. Инзилә бу бәйрәмдә шушы конкурска да йомгак ясап балаларга тәмле призлар тапшырды. Шулай ук биюдә катнашкан балалар да шул ук призларга лаек булдылар (Биюне Инзилә Мәрданова белән Раушания Гыйбадуллина өйрәткәннәр).
Туган нигез…. Туган өй.. Без барыбыз да шунда канат чыгарабыз, шунда очарга өйрәнәбез. Очып та китәбез… Әмма туган нигезебез безне һәрвакыт җылытып тора, иң кыен чакларыбызда искә төшеп йөдәтә. Кечкенә чакта бу бәхетне аңлап бетермисең шул. Читтә, еракта, син булмаган җирләрдә рәхәтрәк, ямьлерәк шикелле тоела. Ләкин хыяллар чынбарлыктан бик ерак.

Бу бәйрәм турында, анда алган кичерешләр турында тагын әллә ниләр язарга булыр иде. Ә минем бары туган ягыма, анда яшәгән халкыма рәхмәт белдерәсем килә. Авылларыбыз таркалмасын, мондый бәйрәмнәр әле күп булсын иде.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*