tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Корбан бәйрәме – Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне ул.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә вәҗеб булган изге гыйбадәтләрнең берсе. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чала.

Корбан бәйрәме – Исламның бишенче шарты булган фарыз гамәл хаҗ кылу тәмамлану көне дә. Миллионлаган хаҗилар һәм алар арасында безнең дә ватандашларыбыз, мөселманнарның изге йорты – Кәгъбада очраша. Кардәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет багълап Корбан чалу йоласын башкара.

Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә әйтә: “Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге –Корбан бәйрәменең беренче көне”, – ди. Аллаһуның иң бөек көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын! Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти
Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*