enrutat
Баш бит / Без сугыш елы балалары
Без сугыш елы балалары

Без сугыш елы балалары

Сугыш бетте, солдатлар кайта

Сугыш беткәннән соң, 1945 елның 5 июленнән демобилизация башлана. Иң
беренче партиядә 45-50 яшьтәге кешеләрне кайтаралар. Артык солдатларны
тыныч тормышка кайтару 1948 елның башына кадәр дәвам итә. Шушы вакыт
эчендә 8,5 миллион кеше хәрби хәлдән тыныч тормышка күчә. СССРның
кораллы көчләре составында 2 миллион 874 мең кеше кала. Германияне
җиңгәннән соң, алда әле Япония сугышы көтә. Күп кенә солдатларны ерак
көнбатыштан ерак көнчыгышка кадәр җибәрәләр.

Безнең якларга беренче кайткан солдатлар июль ахыр- ларына туры килә.
Беренче кайткан солдатларны каршы алу бәхете миңа да тиде. Алар арасында
48 яшьлек минем әтием дә бар иде. Кайта торган солдатларны зур хөрмәт
белән каршы алырга дип өстәге җитәкчеләрдән боерык булган. Бәлки шуңа
күрәдер дә, колхозның партоешма секретаре Әхмәдиша абый Әхмәдшин, ат
белән каршы алырга төшкәндә, мине дә алып төште.

Киров өлкәсендәге Малмыж зираты каршында Вятка Аланыннан кайта торган машиналарны каршы алырга бик күп кеше җыелган иде. Шулар арасында бер көтү бала-чага, мин дә бар идем. Менә бер заман солдатлар төялгән машиналар күренә башлады.

Озак- ламый килеп тә җиттеләр. Машиналар саны уннан артык иде.

Солдатларның барысы да бертөсле яшел киемнән, барысы да басканнар,
җыелган халыкка кул болгап, шәһәрнең үзәгенә таба узып киттеләр. Без
бала-чагалар елый-елый машиналар артыннан йөгереп, үзәккә төшеп җиттек.
Иске мәдәният йорты янында зур митинг булды. Кеше бик күп иде. Шуның
кадәр кеше арасыннан әти мине ничек эзләп тапкандыр? Әйе, без әти белән
очрашып, кочаклашып елаштык. Митингтан соң ат белән авылга кайттык. Ул
көнне авылга кайтучы бүтән солдат юк иде. Мин бик бәхетле идем. Шулай
да, барлык балаларга да мондый бәхет тимәүгә бераз булса да, күңелем
борчулы иде.

Әти беренче булып кайткач, күрешергә, ирләре, туганнары турында
сорашырга дип килүчеләр күп булды. Инде әкренләп, көн саен да, атна саен
да исән солдатлар кайта тордылар. Ә үлгәннәр?…

Сугыш бетте, кайта солдатлар да.
Ана көтә ирен, баласын.
Капка ачылса да, тәрәзәгә бара,
Төнлә көтә ишек шакуын.
Йөрәк әрни, күз яшьләре кипте:
Ник соң болай әче язмышы?
Кемнәрне генә тетрәндерми
Ул еллардагы ана тормышы.

Көтә-көтә зарыгып бетә ана,
Арды инде көтеп ирен, баласын.
Сизә ана: якынлаша соңгы көннәр,
Күрә алмастыр, ахры, йөрәк пәрасен.

Вафат булды мескен, ялгыз ана,
Күрә алмый газиз баласын.
Ятып калды улы еракларда,
Озата алмады газиз анасын.

Еллар аша үтеп, таш сын булып,
Кайтты солдат туган авылына.
Кем иредер, әллә улы микән
Дөнья куйган газиз анага?

Ятып калды солдат еракларда,
Күрә алмады нәни баласын.
Нәни бала инде үзе бабай булды,
Көтә-көтә газиз атасын.

Ләкин, кайтучыларга караганда, кайтмаучылар саны күбрәк булды. Фронтка
киткән 285 авылдашыбыздан 132се генә исән-сау калды. Аларның да яртысы
авылга әйләнеп кайтмады. Кайтканнары да кире шәһәрләргә китте. Шулай
итеп, сугышка кадәр булган 285 ир-ат халкыннан авылда нибары 40-50 ир-ат
калды. Авылдагы колхоз эшләре болай да 4 ел буе интеккән хатын-кыз
җилкәсендә калды.

Күпме аналар, хатыннар, балалар газизләрен күпме өзелеп көтсәләр дә, чит
җирдә ятып калганнар туган йортка кайта алмады шул. Ятим үскән балалар
белән очрашып сөйләшкәндә, күпме гомер үтсә дә, алар әтиләрен сагынып
искә алалар. Миннур Габдрахмановага сугыш беткәндә 3,5 яшь була. Әтисе
фронтка киткәндә карында калган. Солдатларны сугыштан каршы алган
чаклары аның хәтерендә нык уелып калган:

– Әни, әтиләр сугыштан кайта икән, мин каршы алырга барам.

“Йөрмә, кызым, синең әтиең үлде, кайтмый ул”, – ди әни. Кайта, кайта дим
дә, кызлар артыннан йөгерәм. Кайткан солдатның кулыннан тотып, “син
минем әтиме?”дим. “Юк шул, кызым, мин синең әтиең түгел” ди. “Син аны
күрдеңме, ул кайтамы? дип сорыйм. “Күрмәдем шул, кызым, кайтыр, Аллаһ
боерса, кайтыр” дип юмалый. “Ник минем әти түгел? Ул үлмәде, үлмәде!”
дип такмаклый- такмаклый, өйгә кайтам. Әни кайтыр, кайтыр ди дә, күз
яшен сөртә-сөртә читкә борыла.

Миннур ханымның һәр очраган солдат белән шундый сөйләшү була.

Мин килгәндә бу дөньяга,
Әтием көткән кыз бала.
Мине күрә алмаса да,
Теләге кабул була.
Мин тугачтын, әтием мине
Кочып сөя алмаган.
Илне саклап, авылыбызга
Исән килеш кайтмаган.

Гомерем буе бер мәртәбә
“«Әти”»диеп әйтмәдем.
Мин бит газиз әтиемне
Бер тапкыр да күрмәдем.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Никтер йөзе күренми.
Күпме еллар үтсәләр дә,
Күңелем бер дә сүрелми.

Башка солдатлар кайтканда,
Мин дә әтиемне көттем.
Үлгән хәбәре килсә дә,
Кайтыр дип өмет иттем.

Минем әтием түгел микән диеп,
Каршы алдым кайткан солдатны.
Күпме өзелеп көтсәм дә,
Кайтмады әтием, кайтмады.

Инде хәзер мин дә гомеремнең
Ахырына атлыймын,
Әтиемнең истәлеге итеп,
Соңгы хатын саклыймын.

Гомерем буе көттем әтиемне
Очраша алмадык дөньяда.
Насыйп булсын иде бакыйлыкта
Әтиемне күреп кочарга.

Кабат мәктәп еллары, Малмыж юллары

Әтинең үзе белән алып кайткан шинеленнән миңа бишмәт тектереп бирделәр.
Шул шинель-бишмәт белән 4нче сыйныфны тәмамладым. 4нче класста уку
кызыграк та, авыррак та иде. Инде 5нче 2 класс түгел, бер генә класс
калды. Яңа Йөрек мәктәбеннән төшкән 5 укучы белән 30 балага җыйналдык. 1
класска 60 бала керсәк тә, сугыш елларында күпкә кимедек. Кем ачтан, кем
авыртып үлде, хәлләре булмаганнары 4нче класстан соң укымадылар. 5нче
класста  инде бер генә укытучы түгел, фронттан кайткан ир-атлар да укыта
башладылар. Менә шулай, Иске Йөрек мәктәбенең 7 классын 25 укучы
тәмамладык. Хәзер инде кая барырга?

Безнең чыгарылыштан бер Наил Салихов кына бөтен кыюлыгын, мөмкинлеген
җыеп, Арча педучилищесына китеп, шунда 4 ел укып, укытучы булды.
Чавал авыл хуҗалыгы техникумы безгә якын гына, тулай торагы да бар,
стипендия дә түлиләр. Габдулла Тукай шигырендә әйткәнчә, төлкегә йөзем
җимеше җитлекмәгән кебек, без дә үзебезне Чавал техникумы өчен
җитлекмәгән җимеш кебек хис иттек. Ул вакытларда техникумга чакырып,
агитация булмады. Ә безнең техникумга кереп укырлык русчабыз юк иде.
Шулай булгач, безнең өчен бердән-бер мөмкинлек – 1946 елны урта мәктәпкә
әйләнгән Малмыж татар мәктәбе.

Без 8нче сыйныфка Малмыждан, Йөректән, Носладан, Чутайдан, Нөнәгәрдән 36
укучы җыелдык. Класс җитәкчебез бик чибәр генә яшь укытучы Суфия  апай
Гарифҗанова булды. Ул 5 төбәктән җыелган балаларга яшь әни булып, безне
бер төенчеккә төйнәде. Кызганычка каршы, бәлки аның бәхетеннәндер, Суфия
апаебызны җәйге каникулда бер моряк “урлап” алып киткән. 9,10нчы
сыйныфларда безнең тагын ике класс җитәкчебез: Кәшфинур апа һәм Нурислам
абыйлар булды.

Уку әтиләре сугышта үлеп калган балаларга бушлай булса, әтиләре сугыштан
исән-сау кайтканнарга елына 150 сум, беренче ярты елга 75 сум, икенче
ярты елга да 75 сум  түләсе иде. Бу таякка гына эшләгән колхозчылар өчен
бик зур сумма иде, шуңа да, кайберләребез ташлап кайтып китте.

Мәктәпнең тулай торагы бар иде, ләкин урын-җирне дә, ашау өчен кирәкле
савыт-сабаны да үзең алып киләсе. Тулай торакның хуҗабикәсе – Әсма апай.
Ул безнең өчен әни дә, пешерүче дә, җыештыручы да, киңәшчебез дә булды.

Без аны бик хөрмәт иттек.

Өйдән алып килгән бәрәңгеләрне без дәресләрдән кайтышка, зур казанда
пешереп, әле парлары чыгып торган килеш, табакларга бушатып, өстәлгә куя
иде. Чәй урынына (чәйгә бик дифицит заманнар) кайнар су эчеп, булса,
кипкән ипи, бәрәңге ашап тамак туйдырдык. Кичләрен өйдән алып төшкән
капчыкларда нәрсә бар, шуны ашап, дәрес әзерләргә мәктәпкә керә идек.
Анда көн саен диярлек Малмыжда торган иптәшләребез-классташларыбыз да
киләләр иде. Менә шулай, бер-беребезгә ярдәм итеп, 3 ел буе укуыбызны
дәвам иттек. Малмыж кызлары безгә, авыл балаларына, рус теленнән бик нык
ярдәм иттеләр. Кичләрен, мәктәпкә килеп, укытучылар да дәрес хәзерләргә
булыштылар.

8нче класста укыганда математика укытучыбыз Миннехан абый Минһаҗев тулай
торакта безнең белән еш кына шахмат уйный иде. 10нчы класста класс
җитәкчебез Нурислам абый безне үзе белән Чавал техникумына кадәр штанга
күтәрергә алып барды. (Малмыжда юк иде).

Әле без 8нче класска Малмыжга укырга төшкәч, тулы хокуклы Советлар Союзы
гражданнары булдык – безгә паспорт бирделәр.

1949 елның декабрь аенда Фатыйма апа Гатауллинаны  Иске Йөрек
мәктәбеннән  Малмыж мәктәбенә директор итеп күчерделәр. Бу да безнең
өчен бер терәк булды. Кыш көннәрендә мичләргә яга башлагач, аерым
сөйләшү белән кечкенә чуеннар белән шулпа куйдыра идек, итләре булган
кешеләр бозау, сарык, каз итләре белән. Ара-тирә шулпа да ашасы килә бит.
Юкка гына әйтмәгәннәр: “Яшь чак – тиле чак” дип. Кыш көннәрендә һава
температурасы – 25 булса, пожар бинасы каланчасына флаг эләләр иде.
Кышкы суыкларда шул флагны күрсәк, (мәктәп ишек алдыннан ул безгә күренә
иде) җылы тулай торакта, дәрес хәзерләп утырасы урынга авылга кайтып
китә идек.

Ул вакытларда ашарга столовойга йөрү булмады. Әни туңмайны юка гына итеп
суган белән кыздырып катыра иде.  3 ел буе, ипи булса, ипи белән, ипи
булмаганда, бәрәңге белән туңмай кимереп, Йөрек белән Малмыж арасын
таптап, өлгереп тә җиткәнбез. Имтиханнарны уңышлы гына биргәннән соң,
1952 елның 25 июнендә “Өлгергәнлек аттестаты” алып, төрлебез төрле якка
таралдык. Нурҗиһан Вәлиеваны, Дания Касыймованы, мине белемле укытучылар
җитмәгәннән, Иске Йөрек мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Монысы инде
тарихның икенче бите.

Сагынырмын сине, мәктәбем

Иң беренче кабул иткән чакта
Аерылырбыз дип әйтмәдең.
Яңгырый бүген соңгы кыңгырау,
Сау бул инде, минем мәктәбем.

Кушымта:
Уку бетте, күпме гомер үтте,
Оныта алмыйм мәктәп юлларын.
Аерылсам синнән, дусларымнан
Сагынырмын сине мәктәбем.

Уйламадым, еллар үтәр диеп.
Озын иде мәктәп юллары.
Шатлыклары, борчулары белән
Үтте инде яшьлек еллары.

Еллар узар, китап-дәфтәр тузар.
Килер бер көн диеп көтмәдем.
Аерылышу җитте. Синнән башка
Бик ямансу булыр мәктәбем.

Соңгы дәрес, соңгы кыңгырау.
Аерылабыз инде, дусларым.
Рәхмәт сезгә, белем биргән өчен,
Кадерле укытучыларым.

Моңа кадәр кайгы-шатлыкларны
Бергәләп хәл иттек барсын да.
Бүгеннән соң тормыш борчулары
Кала инде ялгыз башыма.

Мөнир ӘҺЛИЕВ
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*