tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең Тубыл читекләре чигүле дә, каюлы да
Безнең Тубыл читекләре чигүле дә, каюлы да

Безнең Тубыл читекләре чигүле дә, каюлы да

Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Татар читекләре Парижда алтын медаль белән бүләкләнгәне турында да билгеле. Күп еллар моннан элек безнең әбиләребезгә читекләрне Казаннан алып кайталар иде.
Тубыл шәһәрендә милли күлмәкләр тегүче осталар булганын белә идек, ә читек тегүче Шәйдулла абый Хәмидуллин белән быел милли бәйрәмебез Сабантуенда таныштык. Аның күргәзмәгә алып килгән чигүле читекләре һәркемне кызыксындырды. Оста үз куллары белән эшләгән читекләре турында сөйләп, күрсәтеп тә бирде. Вагай районы Күбәк авылында күп балалы гаиләдә туып үскән якташыбыз югары белемле инженер –механик икән.

Ул озак еллар “ГлавТюмень геология” оешмасында эшләп лаеклы елга чыккан. Үзе белән таныштырып, ул: “Буш вакытым беркайчан булганы юк. Балта остасы да, мичләр салучы да булдым. Соңгы елларны милли юнәлеш кызыксындырды. Тормыш юлымда күп нәрсә эшләргә туры килде. Йорт төзедем, ә чигү чиккәнем юк иде. Күп эзләнергә туры килде. Мин Себердә яшәсәм дә, Арча милли аяк киемнәре фабрикасы турында белә идем. Интернет аркылы сорауларга җавап эзләдем. Чигү технологиясен өйрәнәсем килде. Кыскасы, күңелемне милли бизәкләр үзенә тартты. Йомшак күннән эшләнгән аяк киемнәрен алучылар да тиз табылды,”- дип сөйләде Шәйдулла абый. Әлегә, аның остаханәсе дүрт бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә урнашкан. Шәһәрдә бу юнәлешне киңәйтү, Арчага барып читек тегүчеләр белән танышу-аның хыялы.
Элек чигүле читекләрне әби-бабаларыбызның аякларында гына күрә идек. Соңгы елларны Себердә артистларыбызның аяк киемнәренә сокланып карыйбыз. Сирәк булса да, көндәлек тормышта милли киемнәрдә, читекләрдә йөрүче якташларыбызны урамда да очратырга була. Шәйдулла абыйдан да, кайда сатыла читекләрегез дип сораучылар күп булды. Күңел җылысын биреп эшләгән, читекләр тегүче, милли бизәкләрне чигүче Шәйдулла абый Хәмидуллинга уңышлар телик, хыялларыгыз тормышка ашсын. Сокланырлык хезмәтегезнең киләчәге булсын өчен милли җанлы ярдәмчеләр табылсын.

Римма Өметбаева, Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*