tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Ифтар ашы узды
Ульяновскида Ифтар ашы узды

Ульяновскида Ифтар ашы узды

Ульяновск педагогия институты ашханәсендә Ифтарда шәһәрнең генә түгел, өлкәнең дә барлык районнарыннан да килгән өч йөздән милләттәшләребезне котларга өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре дә килгән иде. Өлкә губернаторы Сергей Морозов үз чыгышын: “Татарларның бердәмлеге һәм ярдәмчел булганнары өчен мин сезнең алда баш иям!” дип тәмамлады.
Ифтарны “Сембер” эшмәкәрләр клубы быел алтынчы тапкыр уздыралар. Алдагы елларда шәһәр кысаларында гына узган мәҗлес хәзер өлкә күләмендә үтә. Клубның җитәкчесе Расих Гатауллин белдергәнчә, быел алар район мөхтәсибләрен генә түгел, һәр татар авылыннан да вәкилләр чакырган.
Чыгышы белән Татарстанның Буа районынан булган Фәрит ага Зәйнуллин Новоульяновск шәһәрендә беренчеләрдән булып дини һәм милли эшләрне башлап җибәрүче фидакарьләрнең берсе. “Шәһәрдә төзелүче мәчетнең дә инде азагына якынлашабыз, ди.
Яңа Малыклы районыннан килгән, гомере буе сәүдә тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан 78 яшьлек Сария апа бүгенге көннәрне оҗмакка тиңли. Элек нинди генә каршылыклар булса да, әнисе аны сабый чактан ук намазга бастыра.
Азан әйтелеп намазлар укылгач килгән кунаклар сүз алды. Өлкә Губернаторы Сергей Морозов бер генә елны да, Ураза һәм Корбан гаетләрен калдырганы юк. Ә быел исә ул Ифтарның да хөрмәтле кунагы.Татарларга булган ихтирам хисләрекүңелне сөенедерә дип ул башын иде.
“Сезнең халыкта аерым бер төрле игътибар, тоемлау сизелеп тора. Мин тагын бер кат ассызылап әйтәм – ярдәм итәргә кирәк булганда сез үзегезгә генә хас булган кара кабул итәсез. Рәхмәт, сезгә!”, диде ул.
Өлкә законнар чыгару җыелышы рәисе белән шәһәр мэры да килгән мөселманнарны Ифтар белән котлап, өлкәнең иҗтимагый тормышындагы эшчәнлекләре һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләүдәге уңай тәҗрибәләре өчен татарларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Мәҗлес азагында Губернатор Сергей Морозов күп балалы татар гаиләләренә, инвалид балаларга бүләкләр, ятим балалар йортларында тәрбияләнүче студентларга акчалата премияләрен тапшырды.

Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фото Islam73.Ru дан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*