enrutat
Баш бит / Бию сәнгатен үз итеп
Бию сәнгатен үз итеп

Бию сәнгатен үз итеп

Удмуртиядә бер генә милли чара, бәйрәм, фестиваль дә дәртле биюләрсез үтми. Көчле хореография, төрле импровизация, чын хисләр — барысы да тамашачыны сүзсез калдырырга сәләтле. “Афәрин” бию ансамбле һәрвакыт әлеге чараларның бизәге булып тора.

Агымдагы елда ансамбльнең 10 еллык, аның җитәкчесе Светлана Юртованың 50 яшьлек юбилее. Бик күп еллар бию белән шөгыльләнгән, күпләрне биергә өйрәткән балетмейстер, заманында Удмуртиянең “Италмас” Дәүләт академик җыр һәм бию ансамблендә 11 ел хезмәт куйган Светлана Владимир кызы белән бию сәнгате турында фикер алыштык.

“Гүзәл”дән — “Афәрин”гә

“Афәрин” ансамбленең репертуарында Урал ягы, Идел буе халыклары биюләре бар. Ләкин ансамбльнең йөрәге — татар халык биюләре. “Афәрин”нең составында нигездә “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбленнән чыккан үзешчән артистлар бии.

“Гүзәл” җыр һәм бию ансамбленең 30 еллык юбилеена берничә бию әзерлиләр. Шуннан соң алар кабат җыелырга уйлыйлар. “Афәрин” бию ансамбле булып оешып, башта Тимерьюлчылар мәдәният йортында шөгыльләнәләр, соңыннан Вараксино поселогы клубына күчәләр.

Ансамбльгә нигез салучы — балет артисты, тормышын характерлы биюләр башкаруга багышлаган Вәккас Нуретдинов. Ул бик озак еллар Киров шәһәренең опера һәм балет театрында эшли. Вәккас Нуретдин улын Удмуртия сәхнәсендә беренчеләрдән булып татар биюен куйган балетмейстер дип әйтергә була. Инде Вәккас ага да икенче елга 80 яшен тутыра.

Бүгенге көндә ансамбльдә 17 кеше шөгыльләнә. Алар барсы да биюгә гашыйклар. Алар арасында табиблар, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр, укытучылар, энергетиклар, җитәкчеләр дә бар. Иң яше Дәлия Хәсәновага (алар гаиләсе турында 28нче санда мәкалә чыкты) 21 яшь булса, иң өлкәне Олег Веретенниковка быел 60 яшь тула. Әниле-кызлы Эльвира һәм Дәлия ансамбльгә бик теләп йөриләр.

Ике ел элек ансамбльгә тагын бер гаилә өстәлә — Удмуртиянең атказанган артисты Салават Абдуллин һәм Елена Кандакова. Алар бик күп еллар “Италмас” Дәүләт академик җыр һәм бию ансамблендә хезмәт куялар. Лаеклы ялга чыксалар да, алар биюгә булган мәхәббәтләрен оныта алмыйча, ансамбльгә киләләр. Алар — зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, һөнәри тәҗрибә туплаган артистлар.

Ансамбльгә йөрүчеләр ниндидер зур акчалар, бүләкләр өчен биимиләр, алар тамашачыга җылылык, дәрт биреп, аларның күңелен күтәрәләр. Ансамбьлгә матди яктан ярдәм итүчеләр аз. Үзләре эшләгән акчага костюмнар тектерәләр.

2019 елда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ан­самбльгә милли костюмнар тектерде. Узган ел ансамбль репертуарына башкорт биюе өстәлгән. Хәзер ансамбль егетләре-кызлары яңа татар биюе өстендә эшлиләр. Әлеге бию Рес­публика Сабантуена бүләк буласы булган. Ләкин агымдагы елда пандемия булу сәбәпле, Сабантуйлар булмады. Димәк, ансамбльнең яңа биюен киләчәктә милли чараларыбызда күрергә насыйп булыр.

Быел “Афәрин” ансамбле “Шатлык” халык ансамбле белән Мәскәү шәһәрендәге татар мәдәният үзәгендә чыгыш ясадылар. Бүген хыяллары — төрле бәйгеләрдә катнашу. “Роза мира” гранд фестиваленә гариза биргәннәр, хәзер нәтиҗә көтәләр. Максатлары — “Халык ансамбле” исеме алу. Тагын бер хыяллары — Завьялово районының барлык авылларында концертлар куеп, халыкны, яшьләрне милләтләр мәдәнияте белән таныштыру.

Светлана Юртова: “Үземне белгәннән  бирле биим”

Светлана Ижау шәһәрендә туып-үсеп, 29нчы санлы мәктәпне тәмамлый. Кечкенәдән үк бию белән шөгыльләнә башлый. Нәселләрендә табиблар, медицина хезмәткәрләре күп булгач, аңа да шушы юлдан китәргә киңәш итәләр. Ләкин ул бары тик бию юнәлешен генә сайлый. Казан мәдәният институтына керер өчен Ижау шәһәренең мәдәният-агарту училищесында оешкан “Зангари” ансамбленә йөри башлый.

Институтка керү имтиханын бию буенча “бишле”гә бирә, ләкин тарихтан билге начар була. Ул, документларын алып, кире кайтып китә. “Соңыннан миңа институттан шалтыратып, кире килегез дип чакырдылар. Ләкин мин ул вакытта мәдәният — агарту училищесына кергән идем инде. Аны тәмамлагач, мине “Машиностроитель” ял йортына клуб мөдире итеп билгеләделәр.

Санкт-Петербургта белемемне күтәреп кайтып, җиң сызганып эшли башладым. Шәһәр буенча автобуста, теплоходта экскурсияләр оештырып, ял итәргә килгән халыкның күңелен ача идем. Аннан соң “Италмас” ансамбленә килдем. Университетның халык сәнгате иҗаты буенча методист һәм балетмейстер факультетына укырга кердем. Кызганыч, ул факультет безне укытып чыгарганнан соң, эшләүдән туктады. Чөнки белгечләр юк иде. Бервакыт Мәскәүгә гастрольгә баргач, безне Череповец шәһәрендәге “Русский Север” җыр һәм бию ан­самбленә эшкә чакырдылар. Фатир да бирәләр, хезмәт хакы да зур дигәч, без тормыш иптәшем белән күчеп киттек. Бала кечкенә булгач, ансамбльдә озак эшли алмадым, чөнки еш гастрольләргә чыгарга ки­рәк иде. Училищеда укытучы булып эшли башладым. Анда укытып, үземә бик зур тәҗрибә алдым. Тугыз елдан, без кире күчеп кайттык. Чөнки әниләр өлкәнәйде, улыбызны да каядыр укырга кертәсе бар иде, ышандырган фатир да эләкмәде. Мин кайту белән балалар бакчасына урнаштым. Төрле җирләргә чакырып карадылар. Мин бию белән шөгыльләнер өчен уңайлы урынны эзләдем. “Афәрин” ансамбленә килүем кызыклы булды. Алар яңадан оешкач, җитәкче эзли башлаганнар, чөнки Вәккас Нуретдин улы өлкән булу сәбәпле, җитәкчелек итә алмаган.

Гөлнара Сәлимова аша мине эзләп таптылар. Килгәч, әлбәттә, югалып калдым. Берсе дә яшь кеше түгел, гәүдәләре дә биючеләрнекенә хас җиңелгә ошамаган иде. Алар миңа бию станогында төрле хәрәкәтләр күрсәтә башладылар, әлбәттә, хәрәкәтләре дә барып чыкмый. Шуннан соң сәхнәгә чыгып, алар миңа биюләрен күрсәттеләр. Мин шунда әлеге ансамбль белән эшләгәндә, хисләр белән эшләүне беренче урынга куярга кирәк икән­леген аңладым. Чөнки бию бит ул — үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүзсез тарихны сөйли. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп була, халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирергә мөмкин. Бию ул — сәнгатьнең бер төре, рухи шөгыль. Теләсә кайсы биюнең төп максаты ул — сәнгатьле образ тудыру.

Мин кечкенәдән эстрада биюләре белән шөгыльләндем. “Зангари”га килгәч, халык биюләренә гашыйк булдым. Халык биюе ул — барлык төр биюләрнең һәм балетның да төп нигезе дип әйтергә кирәк. Бию ул — кешегә, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шөгыль. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөһрәт казанган артист булырга димәгән, сине тамашачы яратырга тиеш дип уйлыйм мин. Биюнең һәр кешегә дә кирәкле булуында шигем юк. Бер киртә генә бар: бик күпләрнең бию буенча укытучылары юк. Бию кешенең матурлыгын күрсәтергә сәләтле. Сәнгать — халыкныкы. Димәк, бию дә, сәнгать төре буларак, халык өчен, ягъни безнең өчен туган. Төрле сәбәпләр аркасында бии алмаучылар бар. Ләкин алар — искиткеч тамашачы. Бию хәрәкәтләренең нәфислеген күрә белү сәләте дә — үзе бер югары сәнгать ул.

Тормыш иптәшем лаеклы ялда булса да (биючеләр 20 елдан лаеклы ялга чыгалар), “Италмас” ансамблендә бүгенге көнгә кадәр эшли. Ансамбльдән китсә, һичшиксез, “Афәрин” ансамблендә биюен дәвам итәчәк. Үземне белгәннән бирле бие­сәм дә, хәзер инде сәхнәдә биисем килми. Мин ансамбльнең биегәнен залдан күзәтеп, үземә аңлатып бетерә алмаслык хисләр кичерәм. Чөнки бу — минем яраткан хезмәтем җимеше. Яраткан эш кенә нәтиҗәләр, шатлыклар бирә. Ансамблебез бик дус. Шатлык-кайгыларны бергә кичерәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Егет­­ләребез ышанычлы. Репетицияләргә барсы да бик теләп йөриләр. Яңа куеласы биюләрне бергәләп уртага салып киңәшеп тудырабыз. Киләчәктә яшьләребез дә булыр дип өметләнәм. Һәрвакыт татар милли чараларын көтеп алабыз. Бүгенге көндә ансамблебезгә зур ярдәм күрсәткән Удмуртия мил­ли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтебезне белдерәсем килә. Алга таба татар милләтенең гореф-гадәтләрен халыкка күрсәтеп, бергә-бергә эшләрбез дип ышанам”.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*