enrutat
Баш бит / Бөек Җиңү – халык бәйрәме
Бөек Җиңү – халык бәйрәме

Бөек Җиңү – халык бәйрәме

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  пандемия сәбәпле кичектерелгән
хәрби парад башкалабыз Мәскәүдә 24 июнь көнне үтте. Әлеге парадка
якташыбыз, Киров өлкәсе Нократ Аланы машина төзүчеләр заводы генераль директоры,
Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы депутаты, Киров өлкәсе татарлары
конгрессы рәисе Равил Рамил улы Нургалеев чакырулы иде.

Зур дәрәҗә
Равил Рамил улының  парадка чакыру билетында урыны Кызыл мәйдан
трибуналарының сул ягында №3 күрсәткән. Әлбәттә, Җиңү парадында
Ватаныбызның йөрәге булган Мәскәүнең үзәге – Кызыл мәйдан трибуналарында
булу – зур дәрәҗә.
– Парадның 9 Май – Җиңү бәйрәме көненнән 24 июнь көненә күчерелү сәбәбе
билгеле , әмма аңа карап тантана үз бөеклеген югалтмады. 1945 елның 24
июне — Кызыл мәйдан буйлап тарихи Җиңү парады узган истәлекле көн. Шуңа
күрә быелгы хәрби парад аеруча дулкынландыргыч иде. Күз алдымда  тарихи
сугыш хроникасы – акбүз атка атланган маршал Жуков парад кабул итә!
Җиңелгән фашист Германиясе армиясе штандартлары һәм байраклары Кремль
стенасы астына ташлана! Мин бит шушы ук мәйданда!

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Кремль стеналары яныннан
Ватаныбызның заман хәрби көчләре узды. Хәрби техника узганда бар җир
гөрселдәде, армия сафлары рәт-рәт тезелеп бер аяктан, бер сулыштан
җиңелмәс көч булып атладылар, — диде Равил әфәнде. – Трибунада
ветераннар, алар инде аз санлы. Президент Владимир Путин  бүгенге тыныч
тормыш өчен без аларга мәңге бурычлы дип белдерде. Мин фашист
илбасарларына каршы гомерләрен кызганмый көрәшкән арысландай кыю йөрәкле
ата-бабаларыбыз белән горурланып утырдым. Җиңүгә шул исәптән тыл, безнең
Нократ Аланы заводы кебек җирләр дә, авыллар да үзләренең әйтеп
бетергесез зур өлешен кертә. Бөек Җиңү – чын мәгънәсендә бөтен халык
җиңүе ул!

Ике каһарман
Мәскәүдән кайтуга Равил Нургалееев Кировка китте. 26 июнь көнгә ул Киров
өлкәсе Слободской шәһәрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан данлыклы 311
дивизиягә багышланган мемориал аллея ачылуга чакырылган иде. Бу дивизия
сугыш вакытында Киров өлкәсендә төзелгән иң зур хәрби көч. Аңа Киров
өлкәсендә яшәүчеләр белән рәттән Татарстан кешеләре дә керә.
Мемориал ачу өлкә губернаторы Игорь Васильев һәм Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Тантанада шулай ук Дәүләт
Думасы депутаты Рәхим Әзизов бар иде. Мемориал ачу фикере белән
Слободской шәһәрендә яшәүчеләр, җирле ветераннар оешмасы, 311 полк
сугышчылары оныклары чыга, Рәхим Әзизов моны күтәреп ала. Финанс яктан
“УралХим” компаниясе һәм Татарстан эшмәкәрләре булыша.

– Аллеяга 311нче “Кызыл байрак” орденлы Суворов исемен йөртүче ату
дивизиясенең сугышчан юлын күрсәткән барельефлар, истәлек такталары
куелган. Ике Советлар Союзы каһарманы – дивизия командиры Борис
Владимиров һәм 1069нчы ату полкы командиры Зәки Хәбибуллин бюстлары
ачылды,– диде Равил Рамил улы. – Тантана вакытында Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов Зәки Хәбибуллинны үзенең якташы дип атады. Миңнеханов
та, Хәбибуллин да Саба районыннан. Зәки Хәбибуллин кебек каһарманнар
безгә һәрвакыт үрнәк булып торалар дип, Татарстан Президенты сугыш
истәлекләрен югалтмас өчен мемориал ясауда катнашкан бар кешегә рәхмәтен
җиткерде.

Шул ук көнне Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев һәм Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкә хөкүмәте һәм Татарстан
хөкүмәтләре арасында сәүдә һәм экономика, фәнни-техник һәм
социаль-мәдәни яктан үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
– Без күрше регионнар һәм үзара хезмәттәшлек итүне арттыру ике як
көнкүреше өчен дә бик файдалы булачак, – диде Равил Нургалеев. – Без,
көньяк район, Татарстан белән ут күршеләр. Без, татарлар, болай да
һәрдаим аның ярдәмен тоеп яши идек. Мәдәният, Фән һәм мәгариф
министрлыклары, Бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты безгә зур таяныч.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Фотолар Равил Нургалеевның шәхси архивыннан.
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*