enrutat
Баш бит / Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. Арча эвакогоспитале
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. Арча эвакогоспитале

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. Арча эвакогоспитале

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ил өстенә мең бәла ябырыла. Шуларның берсе – яралы солдатлар өчен госпитальләрдә, хастаханәләрдә урын җитмәү. Тиз арада, 1941 елның 7 июлендә, СССРның Оборона халык комиссариаты госпитальләр санын арттыруны максат итеп куя. Нәтиҗәдә, илдәге 632 ял йорты һәм 221 шифаханә госпитальгә әйләнә. Шул рәвешле 55 мең урынга исәпләнгән дәвалау, тернәкләндерү үзәкләре барлыкка килә. ТАССР да илебезнең иң күп госпитальләр оештырылган төбәкләрнең берсенә әверелә. Бездә 17 госпиталь ачыла.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Арча районында эшләгән эвакогоспиталь турында язарга булдык. Иң сөенечлесе – шунда шәфкать туташы булып эшләгән ике ветеран әби бүген дә исән. Һәм без, аның берсе белән очрашып, аралашу бәхетенә ирештек.

«1944 елның 16 апрелендә миңа госпитальне ашыгыч рәвештә ташлап китәргә туры килде. Моңа көнләшү һәм яла сәбәпче булды: имеш, шунда эшләүче шәфкать туташы белән минем арада мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Ә чынлыкта бу бары кешелеклелек, бер-береңә карата ихтирам гына иде. Госпитальнең директоры, табиблар, шәфкать туташлары белән хушлашу авыр. Мин аларны гомерем буе онытмаячакмын. Безгә алар әсир итеп түгел, ә кеше итеп карады», – Италия гражданины Энджинио Франзини Арчадагы эвакогоспиталь турында шулай дип яза.

«КУЕЛГАН МАКСАТНЫ ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП ҮТИЛӘР…»

Арча районы эвакогоспитале 1941 ел­ның 24 июлендә үк оеша. Һәм ул 1946 елның 15 ноябренә кадәр эшли. Баштагы ике елда госпитальдә үзебезнең солдатлар дәваланса, 1943 елдан анда әсир төшкән немецларны алып киләләр. Сәбәп нидә? Нәрсә, сугыш уртасында кинәт кенә яралы солдатлар кимиме? Юк, әлбәттә. РФ Обо­рона министрлыгы Үзәк архивының Санкт-Петербургтагы филиалы (Хәрби-медицина документлары) мәгълүматла­рыннан күренгәнчә, 1941–1942 елларда яралы солдатлар арасында туберкулез киң тарала. Авыру солдатларны аерым дәвалый башлыйлар. Ләкин бу ярдәм генә җитми, чир көннән-көн киңрәк тарала. Җитәкчелек тиз арада чарасын күрергә ашыга, 40–50 кешелек, хәтта ан­нан да күбрәк урынга эвакогоспитальләр ача башлыйлар. Хәрби җитәкчеләрнең планы рас килә: 1943 елда туберкулез чигенә. Ә эвакогоспитальләрне берләш­терергә дигән фәрман чыга. Шул рәвеш­ле, Арча эвакогоспиталендә дәваланучы солдатларны бүтән җирләргә күчерәләр, савыкканнарын исә фронтка яки өйлә­ренә озаталар.

Тарих битләренә күз салсак, Арча эва­когоспитале башта 0192 номеры белән йөри, аннан соң аңа 3655 номеры бирәләр. Аның беренче җитәкчесе – икенче ранглы хәрби табиб – Веньямин Иосифович Эм­дин була. Баш табиб истәлекләрендә гос­питальне 31 июльгә әзер булды, дип яза. Госпитальнең беренче бинасы өчен район хастахәнәсенең яңа ягын алалар. Ул бина 150 кешене сыйдыра ала. Веньямин Эм­дин, госпиталь өчен сөлге, халат, медика­ментлар, аш‑су бүлмәсенә кирәк-яраклар бирүләрен сорап, кат‑кат рәсми хатлар яза. Һәм теләгенә ирешә. Госпиталь өчен тагын ике бина – Арча педучилищесының ике катлы тулай торагы һәм уку бинасын бирәләр. Җәмгысы 550 солдат өчен урын булдырыла. Тагын госпиталь карамагында аш‑су әзерли торган агач йорт, шәфкать туташларына яшәү өчен аерым агач бина да була.

Үзәк бер айдан соң гына авырулар­ны кабул итә башлый. (Документларны тәртипкә китерү, коллектив туплау өчен шулкадәр вакыт кирәк була). Яралы сол­датларны санитар поездлар белән Арча тимер юл станциясенә күпләп (сиксәнгә якын) алып киләләр.

Арча эвакогоспитале башта аяк-кул­лары яраланган солдатларны дәвалау өчен дип оеша. Ләкин гадәттә аяк‑кулы яраланган солдатның эчке әгъзалары да җәрәхәтләнгән була. Бу авыруларны дәвалау чын проблемага әйләнә: госпи­тальгә хирурглар җитми, ә баш хирург бөтенләй юк. Медицина югары уку йорт­ларын тәмамлаган яшь белгечләрне тиз арада ГИДУВта, яңадан әзерлек курсларында укытып, Арчага җибәрәләр. Шулай итеп терапевт, педиатр, гинеколог булырга укыган студентлар, катлаулы операцияләр ясый башлый. Шунысын да әйтергә кирәк: операция блогы чо­рына күрә бик яхшы җиһазландырылган була. Чисталык ягы да бик зур контрольгә алына. Кан белән проблема тумый – даими рәвештә Үзәк кан бирү станциясеннән килеп тора.

1942 елның 17 мартында Арча эвакогос­питаленә Мәскәүдән тикшерү комиссиясе килә. Актка комиссия әгъзалары болай дип язып калдыра: «Операцияләр нә­тиҗәсе бик тә канәгатьләнерлек, кан салу нәтиҗәләре әйбәт. Яшь табиблар коллек­тивы авыруларга карата зур игътибар бирә һәм тырышлык күрсәтә. Куелган максатны җиренә җиткереп үтиләр».

P1090528

ӘСИРЛӘРДӘН СОҢ УРЫН – БАЛАЛАРГА…

Арча эвакогоспитале 1943 елның 7 мар­тында үзебезнең солдатларны дәвалау­дан туктый. Биредәге табиблар, шәфкать туташлары ике ел эчендә 3380 кешегә ярдәм күрсәтә. Тиз арада – өч көн эчендә госпитальдәге 311 яралы солдатны төрле җирләргә озатып, 10 мартта әсирлеккә алынган тоткыннарны каршы алалар. Госпитальнең коллективы үзгәрми, шушы составка бары 5 конвоир гына өстәлә. Үзебезнең солдатлардан аермалы була­рак, тоткыннарны дәвалау катлаулырак була. Яралары өстенә аларда дизенте­рия, туберкулез кебек йогышлы авыру­лар барлыгы ачыклана. Шулай ук тиф, гепатит, малярия, корчаңгы кебек чирләр дә табыла. Тоткыннар арасында үлүчеләр бик күп була. Аларны, Арча янында махсус зират ачып, шунда күмә баралар. (Анда меңнән артык әсирнең җирләнгәнлеге мәгълүм). 1945 елда, югары оешмалар кушуы буенча, госпитальнең бер бинасы урта мәктәп карамагына бирелә. Әсирләр өчен 300 урын кыскартыла. Ә эвакогоспи­таль тулысынча 1946 елның 15 ноябрендә таратыла. Ике бинаның берсе – район хастаханәсенә, икенчесе Арча педучили­щесына кайтарыла.

 

P1090537

1945 елда госпитальнең бер бинасы урта мәктәп карамагына бирелә.

 

Арчада кайчандыр эвакогоспиталь бул­ганын искә төшерә торган урын районда икәү генә: берсе – әсирләр күмелгән зират, икенчесе – музей. Зират район админстрациясе карамагында икән, ул төзек, чис­та. Ә музей 3 нче номерлы башлангыч мәктәптә урнашкан. (Балалар бакчасы да шунда ук.)

– Безнең мәктәп урынында эвакогос­питаль булганын җирле халык бик яхшы белә, – диде 3 нче башлангыч мәктәбенең директоры Люция Фатыйхова. – Балаларга бер тарих, күрсәтер урын булсын, дип, музей булдырдык. Дөресрәге, эшнең башы ветеран укытучы, җәмәгать эшлеклесе Рәмзия апа Хәмидуллинага барып тота­ша. Арчада эвакогоспиталь хөрмәтенә музей ачу өчен, конкурста катнашып, грант откан иде ул. Ниятен Арча район хастаханәсенә җиткергән. Тик бу фикерне күтәреп алучы булмаган. Шуннан Рәмзия Шәриповнага: «Грант акчасына музейны безнең мәктәптә ачыйк», – дидем. Ул бик теләп риза булды.

Узган ел шул грант акчасына 3 нче мәктәп ишегалдына мемориаль такта эшләтеп куйганнар. Анда 3655 эвако­госпитале турында кыскача белешмә язылган.

– Бер генә үкенеч – бу эшкә соң алын­ганбыз, – дип дәвам итте директор. – Бүгенге көндә Арча эвакогоспиталендә эшләгән ике генә кеше исән, һәрхәлдә, без белгәннәре. Мәгълүм булганча, бирегә табибларның барысы да диярлек читтән килә, ә шәфкать туташларының күбесе үзебезнең районнан яки якын‑тирә ра­йоннардан җыела. Алар белән күрешеп сөйләшергә бер дигән мөмкинлек булган икән, ә без шуны файдаланмаганбыз. Соң­гы ун елда гына да госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән берничә әби ба­кыйлыкка күчкән. Ни кызганыч…

Шулай да мәктәп укытучылары, укучы­лары мәрхүм булган ул әбиләрнең кай­берләрен эзләп тапкан. Балалары белән күрешеп, алар турында истәлекләр җый­ганнар. Һәм, шул мәгълүматларга таянып, төрле стендлар эшләткәннәр.

 

P1090529 

 

 

P1090516

 

 

«ХАТЛАР КИЛӘ ТОРА…»

Люция Фатыйхова белгечлеге буенча немец теле укытучысы. Музей ачыл­ганнан соң тарих белән дә кызыксына башлаган.

– Минем максатым – биредә эшләгән табиблар, шәфкать туташлары турында күбрәк мәгълүмат белү. Һәм 3655 номерлы эвакогоспитальдә дәваланган әсирләрнең якыннарын эзләп табу, – диде директор.

Тамчыдан күл җыела шул. Люция Фа­тыйхова унлап әсирнең туганнары белән элемтә булдырган.

– Ә сез аларны ничек эзлисез? – дидем директорга.

– Аларның исемлеге бар бит. Төрле илләрнең консуллыкларына аңлатмалы хатлар язам. Алланың рәхмәте, җаваплар килә. Мисал өчен, италияле бу әсирнең фотосын музейга кую өчен балалары җибәрде. Ул Арча туганнар зиратына күмелгән. Германиядән Питер Шнайзер исемле ир, берничә ел элек Арчага кай­тып, әтиләренең каберен күреп киткән. «Зират бик матур, каралган. Моның өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – дип язды ул миңа. Узган җәй Арчага Япониядән кунаклар кайтты. Алар башта Казанга килеп, әсирлектә булган бабалары ту­рында белешмә җыйган. Аның монда җирләнгәнен белгәч, безгә килделәр. Туганнар зиратына барып, бабалары истәлегенә үз традицияләре буенча дога кылдылар. Музейга кереп, госпитальдә эшләгән шәфкать туташларының фо­толарын карап, документ күчермәләре белән танышып йөрделәр. Җылы бер оч­рашу булды ул.

Гаҗәп: госпитальнең бинасы 2010 елга кадәр файдаланыла! Дөрес, аңа капиталь ремонт ясала. Бәлки әле тагын белем бирү үзәге буларак та кулланылыр иде, ләкин бина 2010 елда ишелеп төшә. Шуннан соң, сүтеп, аның урынына яңа мәктәп салалар.

– Җир казыганда сугыш чорына караган предметлар чыкмадымы? – дип кызык­сындым Люция Фатыйховадан.

– Юк, дип беләм. Ул вакытта эвако­госпиталь тарихы белән әллә ни кызык­сынучы кеше булмаган. Махсус эзләп утырсалар, бәлки, табылыр да иде.

…Җитмеш ел элек Арча эвакогоспита­лендә ниләр булганын хәзер төгәл генә әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин бер нәрсә хак – кешеләр шәфкатьле булган, бер-бер­сенә карата кайгыртучанлык күрсәткән. Үз солдатымы, Ватанына һөҗүм иткән дошман улымы, барысына да ярдәм иткән. Шундый авыр минутларда ул әби-бабаларыбыз Кеше булып кала алган. Безгә әнә шуны онытмаска кирәк…

 

Италия гражданины Энджинио Франзини, Арча эвакогоспита­лендә дәваланып, туган ягына исән‑имин әйләнеп кайткан солдат­ларның берсе. Әсирлектә булган хәлләре турында ул «Последний ад» дип исемләнгән әсәр яза. Аны 1966 елда китап итеп бастырып чыгара. Әсәрнең сигезенче бүлегендә Арча госпитале турында да языла:

«Бүген 1943 елның 9 мае. Без, ике йөзләп әсир, станциядә поезд көтәбез. Кулга алынганда 500 солдат идек. Өч йөз ватандашы­быз бакыйлыкка күчте, аларны туганнар каберлегенә күмәр өчен көннәр җылынганын көттеләр. Сау булыгыз, туганнар. Сезнең хакта якыннарыгызга җиткерербез. Бәлки… Ә бәлки тиздән үзебез дә сез­нең янда булырбыз…

Кая барабыз? Безне озата барган табиблар – Лидия белән Со­нядан шул хакта сорадым. «Хәрби сер», – дип әйтмәделәр. Сау­буллашканда өлкән яшьтәге рус табибы: «Сез әле яшьләр, барысы да алда. Борчылмагыз, якты киләчәк каршына барасыз», – дип оза­тып калды. Якты киләчәк… Бармы икән ул?..

Поезд көнчыгышка таба юл тотты. Эх, шушы урман арасында поезддан төшеп калыр идем. Әнә анда кечкенә өйләр күренеп кал­ды. Шунда иген үстереп, табигатькә сокланып яшәр идем. Бу ачлык, бу салкын, бу авыру бәгырьләрне телә…

Шулай уйланып, ярым тилергән хәлдә, биш тәүлек бардык. Поезд станциягә килеп туктады. Арча дигән зур бистә икән. Казан­нан 50 чакрым ераклыкта, диделәр. Картадан карадык – ул шәһәр янында Идел елгасы ага булып чыкты. Эх, шуны барып күрергә…

Арчада безне бик яхшы каршы алдылар. Иң мөһиме – туйганчы ашадык. Минем Чыңгыз хан турында укыганым бар иде. Ни өчен­дер, Арча миңа шул әсәрдә язылган авылны хәтерләтте. Безне яхшы дәвалыйлар. Шәфкать туташлары хәтта ара‑тирә концерт та куя…

1944 елның 16 апрелендә миңа госпитальне ашыгыч рәвештә ташлап китәргә туры килде. Моңа көнләшү һәм яла сәбәпче бул­ды: имеш, шунда эшләүче шәфкать туташы белән минем арада мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Ә чынлыкта бу бары кешелек­лелек, бер-береңә карата ихтирам гына иде. Миңа якын дустым Ферраринины ташлап китүе авыр. Шулай ук госпитальнең дирек­торы Наимә Байтирәкова, хирург Константинов, шәфкать туташ­лары белән хушлашу да авыр. Мин аларны гомерем буе онытмая­чакмын. Безгә алар әсир итеп түгел, кеше итеп карады… Истә­леккә үзем белән агачтан ясалган коробканы алам. Без, әсирләр, биредә зур булмаган остаханә булдырган идек. Менә шунда төрле кул эшләре ясадык.

…Сау булыгыз, дусларым. Барыгызга да зур рәхмәт. Сезне мәңге йөрәгемдә саклармын!..»

 

«РФ Оборона министрлыгы Үзәк архивының Санкт-Петербургтагы филиалында сакланган хәрби-медицина документларыннан күренгәнчә, Арча эвакогоспиталендәге тоткыннарның ашаулары хәтта үзебезнең солдатларныкына караганда да яхшырак була. 1943 елның октябрь аена ясалган исәп‑хисап документыннан күренгәнчә, ризыклар яңа өлгергән, чи яшелчәләрдән әзерләнә. Витамин өчен дип хәтта юеш чүпрә дә бирелә.

Яшелчәләрдән тыш бәрәңге оны, манный, дөге, макарон, сыер ите, балык, сыер мае, шикәр, чәй, кофе, сөт, каймак, эремчек һәм башка ризыклар бирелә. Әйе, гаҗәп яхшы күңелле халык яши Россиядә! «Цивилизацияле» Германия безнең әсирләрне ачлыктан интектергәндә, газлы камераларда үтергәндә, без аларныкын диетик ризыклар ашатып, тәрбияләп тоттык. Ә шул ук вакытта үзебезнең халык ачлыктан тилмерде».

Михаил Черепанов, «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан госпитальләре» китабыннан

Автор: Руфия Фазылова
http://protatarstan.ru
Фото: Лилиана Вәлитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*