tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә тегү фабрикасы “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесен куллану өчен сертификат алды
Бөгелмә тегү фабрикасы “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесен куллану өчен сертификат алды

Бөгелмә тегү фабрикасы “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесен куллану өчен сертификат алды

Документларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмәдә тапшырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узды.

Татарстан АССРның 100 еллыгы мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара киез-итек комбинатына, Казан моторлар төзеп җитештерү берләшмәсенә һ. б. тапшырылды.

Васил Шәйхразыев сертификатларны тапшыру традициясенең Татарстан районнарында дәвам итәчәген билгеләп үтте. Ул муниципалитетлардан һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнаштырылуга оператив рәвештә игътибар белдерүне сорады.

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*