tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәгә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде
Бөгелмәгә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде

Бөгелмәгә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде

Нәүрүз – борын-борын заманнарда чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бу гүзәл язгы көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөргән, бер-берсенә булган үпкәләрен онытып, дуслашкан, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачкан. Бу бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә.

Бөгелмәнең 2нче “Батыр” балалар бакчасында да, халык йолаларын яңартып, Нәүрүзне шаулап-гөрләп бәйрәм иттеләр. Сабыйлар татар халкының күңелле милли уеннарын: “Самавыр”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кулъяулык”ны уйнады.

Гүзәлия Сәхабиева
bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*