tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген, 9 июль көнне, Адыгея Республикасының “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Шаһи улы Ильясов вафат булды.

Аләм Шаһи улы Адыгеяның атказанган табибы,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, озак еллар Майкоп шәһәре халык депутатлары Советы депутаты иде. Ул чын мәгънәсендә Адыгея республикасында яшәүче милләттәшләребезнең җитәкчесе  булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*