tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уңаеннан матбугат конференциясе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уңаеннан матбугат конференциясе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уңаеннан матбугат конференциясе

Бүген  Бөтендөнья татар конгрессы бинасында  2014 елның 4-7 декабрь көннәрендә узачак чараларга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Исегезгә төшереп китәбез, Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы – “2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2015 елга эш планын раслау” һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумы узачак.

Матбугат конференциясенә килгән журналистларга булачак чаралар турындагы мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – Закиров Ринат Зиннур улы бирде. Әңгәмә Бөтендөнья татар конгрессының 2014нче елда башкарылган эшләре белән таныштырудан башланып китте. Алга таба Ринат Зиннур улы декабрьда узасы чаралар турында сөйдәде. “Чараларда 600 делегат катнашачак, аларның 200е татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре булса, 400е Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге  татар эшмәкәрләре. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы соңгы елларда тотрыклы рәвештә уздырылмады. Әмма илдәге икътисади вәзгыять регионара сәүдә – икътисад багланышларын тамырдан үзгәртергә кирәклеген таләп итә. Шуны да искәртергә кирәк, татар эшмәкәрлегенең татар мәдәнияте яңарышына, татар халкының милли үзенчәлекләрен, телне саклауга керткән өлеше матур бер гадәткә әверелә башлады. Мисал өчен Пенза өлкәсе эшмәкәре Ринат Әбүзәровның матди ярдәме белән Малый Труев авылында өр-яңа балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп эшли башлады. Мондый үрнәкләрне күп санап була. Авыллар сакланмаса халыкның саклануы да бик шикле бит. Россия Федерациясендә 4 меңнән артык татар авылы бар, эшмәкәрләр ярдәме белән авыллар кабаттан гөрләп яши башлар дигән өмет кабынып килә. Авылларда эшмәкәрләр катламын булдырырга гына кирәк”.

Журналистлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенә шактый гына сораулар да бирделәр. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында Кырым Республикасы вәкилләренең катнашуы көтеләме дигән сорауга, рәис 4 кеше катнашачыгын әйтте. Гомумән форумга меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән, ләкин алар арасыннан бары тик 400е генә уртак килешү нәтиҗәсендә сайланып алынган.

“Минтимер Шәймиев катнашында булган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы вакытында “Без булдырабыз” дигән гыйбарәне әйтеп, әлеге гыйбарә Бөтендөнья татарларына барып ирешкән иде, канатлы сүз булып китте. Быелгы киңәйтелгән утырышта  яңа канатлы гыйбарә туачакмы?”  дигән кызыклы сорау да бирделәр. “Бусы турында күрәзәләп әйтә алмыйм, әмма Бөтендөнья татар конгрессы символикасы төшерелгән рәсем астында “Бердәм, бергә, мәңгегә” дигән шигарә булачак”, – дип җавап бирде рәис.

Матбугат конференциядә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе, “Казан” телерадиокомпаниясе, Шәһри Казан, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары катнашты.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*