tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте пәйгамбәребезне зурлаган шигырь бәйгесе үткәрә
Татарстан мөфтияте пәйгамбәребезне зурлаган шигырь бәйгесе үткәрә

Татарстан мөфтияте пәйгамбәребезне зурлаган шигырь бәйгесе үткәрә

2 нче гыйнварда билгеләп үтеләчәк Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмнең туган көне уңаеннан “Дин вә мәгыйшәт” газетасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белән берлектә  сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.) зурлаган шигъри әсәрләргә бәйге игълан итә.

Иҗат җимешләрегезне декабрь ае дәвамында Диния нәзарәтенә (Лобачевский ур., 6 нчы йорт)  яисә [email protected] электрон адресына юллый аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Конкурска йомгак гыйнвар аенда ясалыр дип көтелә. Теләгән һәркем катнаша ала.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*