tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзаларыннан тыш БТК Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә татар халкы өчен әһәмиятле мәсьәләләр  куелган иде.

Бюро әгъзалары иң  башта 2013 нче ел йомгаклары буенча БТК БК ның киңәйтелгән утырышын үткәрү турында сөйләштеләр. Бертавыштан киңәйтелгән утырышның программасы кабул ителде. Утырыш ике көн: 6-7 декабрь “Казан” милли мәдәният үзәгендә узачак. Беренче көнне Башкарма комитетның комиссияләре эшләячәк. Икенче көнне киңәйтелгән утырышта катнашучылар 2013 ел нәтиҗәләрен тикшерәчәк һәм алдагы 2014 елга планнар корачак. Төштән соң “Татар этносын берләштерүдә “Татар халкының этник билгеләмәсе концепциясе”нең роле” темасына түгәрәк өстәл үтәчәк.

Көн тәртибенең  мөһим мәсьәләсе – Россия Дәүләт Думасына кертелгән “Россия халыклары телләре” турындагы Закон проектына карата БТК Башкарма комитетының  Белдерү”ен кабул итү. Фикер алышканнан соң бертавыштан “Бөтендөнья татар конгрессы Белдерүе ” кабул ителде.

Бюрода шулай ук, соңгы дәвердәге эшләр турында фикер алыштылар. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 22 сентябрьдә Үзбәкстанга булган сәфәре турында сөйләде. “Үзбәкстанда татарлар элек 750 мең булып исәпләнгән, әле дә бу илдә татарлар саны бик күп. Үзбәкстандагы татарлар белән эшне күз угыннан ычкындырмаска кирәк”, – дип ассызыклады ул.

БТК Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин 7 сентябрьдә Кыргызстанга булган сәфәре турында мәгълүмат бирде. Татарстаннан Бишкәккә җирле “Туган тел” оешмасы юбилеена Татарстаннан зур төркем барган. “Туган тел” оешмасы актив эшләп килә, бу Кыргызстаннан абитуриентлар күпләп килүендә дә ачык күренә. Оешма җитәкчесе Гөлсинә Улмәскулова Кыргызстан Президенты хәләл җефете милләттәшебез  Рәисә  Атамбаева белән дә дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра алган икән.

Ренат Вәлиуллин шулай ук Түбән Новгородта үткән  Россия халыклары конгрессы эшендә катнашулары турында да сөйләде. Конгрессның темасы: «Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм региональ модельләре»  иде. Шушы уңайдан Бюро әгъзасы,  галим Дамир Исхаков татар конгрессының җирле оешмалары үз төбәкләрендә милли стратегия буенча федераль программаларга керү юлларын барласыннар дигән тәкъдим белән чыкты.

БТК Башкарма комитетының чит илләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева Эстониядә үткән Европа татар яшьләре форумы турында мәгълүмат бирде. Таллинга 11 илдән йөзләп кеше җыелган булган, Казаннан 15 кеше барган. Яшьләр Европа форумнарын ел аралаш үткәрергә килешкәннәр.

Бюро әгъзасы, Россия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Төмәндә РИУ филиалы ачылу эшләре барышы белән таныштырды. Укучылар туплау мәсьәләсе катгыйлыгы ассызыкланды. Ринат Закиров бу эш татар конгрессы эшчәнлеге белән бер юнәлештә булуына игътибар юнәлтте, ярдәм итәчәкбез дип әйтте.

Утырыш эшен йомгаклап Ринат Закиров киләсе елда үтәчәк Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрүгә эш башланып китүе турында белдерде.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*