tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе республикабызның иҗтимагый һәм дини тормышында актив катнаша
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе республикабызның иҗтимагый һәм дини тормышында актив катнаша

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе республикабызның иҗтимагый һәм дини тормышында актив катнаша

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов республикабызның иҗтимагый һәм дини тормышында актив катнаша. Соңгы арада гына ул берничә чараның мәртәбәле кунагы булды.

30 июльдә ул Нурлат районының Көрнәле Әмзә авылында “Әминә” мәчетендә уздырылган Корбан Гаетендә катнашты.

1 август көнне Фәрид Мифтахов Балтач районының Борбаш Сәрдегәне авылында “Нурзидә” исемле чишмә комплексы ачылышында булды. Чишмә янәшәсендә намаз уку урыны эшләнгән. Чишмә матур урында, зәвык белән җиде улаклы итеп ясалган. Янәшәдә балалар өчен ял итү урыны булдырылган.

Чаралар Балтач Үзәк мәчетендә дәвам итә. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеген тәмамлаучы 36 шәкерткә дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Балтач районы үзәк мәчетенең Мәгърифәт мәркәзе музее ачылышында булды. Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*