tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе  В.Г.Шәйхразыевның  Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле мөселманнар!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Корбан гаете белән котлыйм. Бу – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез бүген Корбан гаете намазына җыела, мөмкинлекләреннән чыгып, корбаннар чалдыра, сәдакалар тарата. Кызганычка каршы, илебездәге коронавирус пандемиясе сәбәпле, без быелгы гает намазларына куркынычсызлык таләпләрен үтәп, чикләнгән санда гына җыелырга мәҗбүрбез.

Ничек кенә булса да, әлеге бәйрәмнең асылы үзгәрми: Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, күңелләрне сөю, хөрмәт, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тутыра. Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә нәфрәт һәм ачулар юкка чыксын, дошманлык һәм үпкә хисләре бетсен. Мөселман кардәшләребез бер-берсенә корбан ите таратып савап җыйсын, өйләрендә табыннар корып, гаиләләре белән бергәләшеп бәйрәм итсен.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*