tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистлары “Татарча диктант” язучыларны Халыклар дуслыгы йортында кабул итте
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистлары “Татарча диктант” язучыларны Халыклар дуслыгы йортында кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистлары “Татарча диктант” язучыларны Халыклар дуслыгы йортында кабул итте

“Туган телне – каләм саклый!” дип тикмәгә генә әйтмәгән шул борынгылар. Әлеге әйтем “Татарча диктант” акциясенең бурычын да, максатын да тулысынча үз эченә ала. Шуңа да Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык мәктәпләрендә, уку йортларында, китапханәләрендә, Халыклар дуслыгы йортында “Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләк белдергән милләттәшләребез күпләп җыелды.

Әлбәттә, быел башка еллардан аермалы буларак офлайн катнашучылар да булды. Кайда уздырылуына карамастан, әзерлек эшләре алдан ук каралды, карантин таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудырылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге активистлары, елдагыча диктант язучыларны Халыклар дуслыгы йортында кабул итте. Югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмагилова сәламләгәч, яшьләр 2 төркемгә бүленеп диктант яздылар. Укытучы ролен Нурзия Мирхазова һәм Рушания Габбасова үтәделәр.

Әйтергә кирәк, диктант язучылар саны елдан-ел арта бара, туган телебездә аралашучылардан тыш, татарча өйрәнергә теләүчеләр дә белемнәрен сынарга алынды.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге матбугаты, Айрат Сагитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*