tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
Бөтендөнья татар конгрессының VI  съезды резолюциясе

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе

Проект

Бөтендөнья татар конгрессының

VI  съезды резолюциясе

 

2017 елның 3 августы​​​​​​​

Казан шәһәре

 

2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан  шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең ____төбәгеннән һәм __ чит илдән ___ делегат һәм __ кунак катнашты.

Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез:

– татар халкының бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм үстерүгә, барлык халыклар вәкилләре арасында татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга омтылышыбызны белдерәбез;

– Россия Федерациясе җитәкчелегенең халыкара аренада илебез  мәнфәгатьләрен яклау курсын, Дәүләт милли сәясәтенең стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә, Россиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән программа чараларын хуплыйбыз;

– конкурентлы көрәш ысулы итеп сәяси корал кулланучы Америка Кушма Штатларының Россиягә карата санкцияләр сәясәтен кискен тәнкыйтьлибез, бу Европа илләре белән хезмәттәшлектә тискәре чагылыш таба һәм ясалма рәвештә киеренкелек тудыра;

– Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль  хакимият органнарының биредә яшәүче халыклар яшәеше өчен уңайлы мохит булдыру һәм республикабыздан читтә яшәүче татарларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү буенча эшчәнлеген аерым билгеләп үтәбез;

– хәзерге заманда кискен үзгәрешләр чорында татар халкының  этномәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә татар иҗтимагый оешмалары әһәмиятен һәм Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел дәвамында татар халкын берләштерү буенча эшчәнлеген хуплыйбыз;

– Россия Чит ил эшләре министрлыгының һәм «Россотрудничество» оешмасының Россия мәдәниятенең һәм башка мәдәниятләрнең аерылгысыз өлеше булып торган татар мәдәниятен популярлаштыру буенча чараларны оештыру һәм уздыруда һәм чит илләрдә яшәүче татар халкын алга таба да берләштерүдә зур ярдәмен билгеләп үтәбез;

– «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»,  «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2019 елларга)», «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программаларын уңышлы гамәлгә ашыруны таныйбыз;

– дөньядагы барлык татарлар өчен җиде томлык «Борынгы заманнардан алып татар тарихы» дигән хезмәтнең һәм алып барылган гамәли эзләнүләрнең әһәмиятен билгеләп үтәбез;

– фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәти мөселман үзәге буларак, ата-бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә нигезләнеп эшләячәк Болгар ислам академиясен булдыру һәм үстерүне мөһим проект дип саныйбыз;

– ТНВ-планета телевидение каналын, «Татар иле» һәм «Ана теле» ресурсларын, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен үстерүгә,   Татарстан Республикасыннан читтән яшәүче татарларны татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә булышлык итүче «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталын булдыруны хуплыйбыз;

– Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татарча көрәш» милли көрәш спорт федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, укытучылар съездлары кебек берләшмәләр һәм халыкның иҗтимагый көчләрен берләштерә торган эшчәнлекнең башка формаларын таныйбыз;

– Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә мөһим тарихи чорда Татарстанның һәм тулаем Россия Федерациясенең этномәдәни, социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә уңай роль уйнавына ышануыбызны белдерәбез;

– үзен уңай яктан раслаган югары дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте формасы буларак Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын саклап калу турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгатен яклыйбыз;

– татар иҗтимагый оешмаларының татар телен, мәдәниятен һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү буенча тырышлыкларын берләштерүне кирәк дип саныйбыз;

– татар оешмаларының башка җәмәгать оешмалары, татарлар күпләп яшәгән илләрнең һәм төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тынычлык һәм татулыкны, социаль-икътисадый тотрыклылыкны  саклап калу һәм барлык халыкларның этномәдәни үсешенә өчен уңай шартлар тудыру хакына актив конструктив хезмәттәшлеккә омтылышларын белдерәбез.

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның чыгышын, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының хисап нотыгын һәм съездда катнашучыларның чыгышларын тыңлап, бүгенге көндә татар иҗтимагый хәрәкәте үсешенә анализ ясап, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары түбәндәгеләр турында КАРАР БИРДЕ:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының V һәм VI съездлары (2012 – 2017 еллар) арасындагы эшчәнлеген _______________ дип танырга.
  2. Киң җәмәгатьчелек катнашында Татар телен һәм татар халкының рухи мирасын саклап калу һәм үстерү платформасын эшләргә һәм кабул итәргә.
  3. Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе проектларын хупларга, иҗтимагый берләшмәләргә экспонатлар базасын формалаштыру эшенә керешергә.
  4. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия халыкларының мәдәни һәм тарихи мирасын чагылдырган татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй»ны һәм рус халык бәйрәме «Каравон»ны Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертү максаты белән ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 2003 елның 17 октябрендә кабул ителгән Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында конвенциягә Россия тарафыннан ратификацияләү кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыгарга.
  5. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә:

– милли мәктәпләрдә белем алучы укучыларга Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру хокукын бирү;

– гражданнарның туган телдә белем алу һәм туган телне өйрәнү хокукын җайга салучы, шул исәптән финанс ягыннан да, норматив-хокукый документ әзерләү зарурлыгы.

  1. Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренә татарларның һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә күпләп яшәүче башка халыклар вәкилләренең үз туган телләрен өйрәнүгә конституциячел хокукларын канәгатьләндерү өчен кирәкле шартлар тудыру, шул исәптән тиешле чыгымнарны бюджеттан финанслауны тәэмин итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә.
  2. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә түбәндәге мөмкинлекләрне карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә:

– Россия Федерациясенең татар авыллары тарихларын өйрәнүне, аны нәшер итүне  «Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау (2014 – 2019 елларга)» программасына  кертү;

– балалар өчен татар телендә белем бирү телевидение каналын булдыру.

  1. Конгрессның яңадан сайланган җитәкче органына:

– җитешсезлекләрне бетерү һәм съездда катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар комплексын булдырырга;

– этномәдәни үсеш мәсьәләләре һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимиятләре органнары белән хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен үз эченә алган методик кулланма  эшләргә;

– Татарстан территориясендә урнашкан югары уку йортларына Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандаш абитуриентлар кабул итүгә ярдәм итү системасын алга таба үстерү;

– заманча мәгълүмат технологияләре кулланып, татар милли-мәдәни үзәкләре, мөһим тарихи вакыйгалар, татар халкының гореф-гадәтләре турында кыскача мәдәни белешмә әзерләүне оештырырга.

  1. Төбәкләрдә эшләп килүче татар оешмаларына Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төбәктә яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү буенча активлыкны арттырырга.
  2. 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуда татарларның төгәл санын дөрес  чагылдыру өчен максатчан эшчәнлек алып барырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*