tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туена багышланган бәйгегә нәтиҗә ясала
Бөтенроссия авыл Сабан туена багышланган бәйгегә нәтиҗә ясала

Бөтенроссия авыл Сабан туена багышланган бәйгегә нәтиҗә ясала

Пенза өлкәсе милли-мәдәни автономиясе һәм Пенза өлкәсе мәгариф министрлыгы VIII Бөтенроссия авыл Сабан туена багышлап иҗади эшләр бәйгесе игълан иткән иде. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.

Бәйгегә укучы балалар бик теләп катнашты, 87 рәсем һәм 35 кул эше җибәрелде дип белдерә оештыручылар. Барлык эш-рәсемнәр кулган теманы ача, димәк, Пенза ягы татарлары милли мәдәният, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, бәйрәмне беләләр, балаларына да игътибар белән сеңдерәләр. Оештыручылар барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәләр!

Иң күркәм эшләрне һәм җиңүчеләр исемлеген Пенза өлкәсе милли-мәдәни автономиясенең рәсми сайтыннан карарга мөмкин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*