enrutat
Баш бит / Боз кузгалырмы?
Боз кузгалырмы?

Боз кузгалырмы?

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе кабат утырышка җыелды. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов шактый кырыс булды. “Безнең билгеләнгән эш планы бар. Бу очракта барыбыз да мулла булып, атка печән салуны комиссия әгъзаларына гына калдыра күрмәгез”, – дип сүзен үтенечтән башлады ул.

Моңа кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләгән түрә  Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе итеп билгеләнгәннән соң, ни сәбәпледер, берәүдә дә аптырау хисе тумады. Чөнки Марат Әхмәтовның татар җанлы, татар телен камил белгән кеше икәнен күбесе хәбәрдар.

Комиссия оешканнан соң, аның әгъзалары татарлар төп халыкны тәшкил иткән район башлыклары белән очрашкан. Максат – районнарда татар телен өйрәнү, куллану мәсьәләләрен өйрәнү була.

Марат Әхмәтов комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, кушканны гына көтеп утырырга, йөкләмәләрне генә үтәргә кирәк түгеллеген дә искәртте.

– Шул сүзгә игътибар итүегезне сорыйм: күпләрегезнең хезмәт вазифалары тел проблемалары белән бәйле. Сезгә бигрәк тә инициативалы булырга кирәк. Комиссия максатларына туры килә торган тагын да файдалырак, тагын да отышлырак гамәлләр тапсагыз иде. Барысын да акчага гына әйләндереп калдыра күрмәгез. Телгә кагылышлы проблемаларны чишүне, отышлы чараларны эзләнү дәвам  итә, – диде Марат әфәнде.

Шуны да әйтергә кирәк, хәзер һәр районга телне саклау буенча мәсьәләләрне хәл итү өчен комиссиянең бер әгъзасын беркетәләр.

– Урыннарда эшнең торышы, безгә кагылышлы эшнең торышы – татар телендә белем бирү, татар телендә тәрбия бирү, татар телендә чаралар – исеме җисеменә туры килмәгән очраклар бик күп. Хәтта министрлыклар биргән мәгълүматлар да урыннардагы чынбарлыктан күпкә аерыла, – дигән фикерен җиткерде комиссия рәисе.

“Казан белән Чаллы үзгәрергә тиеш”
Утырыш башында ук Марат әфәнде комиссия әгъзаларына йөкләмәләр бирде. Аларның барысы да тел мәсьәләсе һәм миллилекне саклау белән бәйле булды.

– Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә телгә кагылышлы нинди тәрбия чаралары үткәрелә, татар укучылары, укытучылары үзара нинди телдә аралаша, халык белән эшләүнең үтемле булу-булмавына игътибар итегез. Барыгыз да дәрәҗәле, абруйлы җитәкчеләр. Урыннарда сезнең күренү, һичшиксез, файдалы булачак, – дип йөкләмә бирде комиссия әгъзаларына Марат Әхмәтов.

Билгеле булганча, һәр районда 60лап мәгариф, мәдәният учреждениесе бар. Аларның һәрберсе телгә хезмәт итү буенча нәтиҗәле эшләргә тиеш, дип саный комиссия рәисе.

– Казан белән Чаллыга аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Республиканың муниципаль районнарында ниндидер игелекле гамәлләр белән проблеманы тагын да аска китмәсен өчен тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллы шәәһрендә үзгәреш ясый алмасак, безнең киләчәгебез юк, – дип мөрәҗәгать итте Әхмәтов әлеге калаларны тәкъдим иткән комиссия әгъзаларына.

Бәйге белән шаккатырып буламы?
Телне пропагандалау, популярлаштыру, сәхнә, әдәби әсәрләргә кытлыкны бетерү һәм яшь буынны әдәбиятка җәлеп итү максатыннан, республикада берничә бәйге игълан итәргә планлаштыралар. Мисал өчен, әдәби бәйге. Анда “Роман” номинациясендә җиңгән авторга 500 мең сумга кадәр бүләк каралган. Үсмерләр өчен “Үз юлым” конкурс-лабораториясен уздыру күздә тотыла.

– Халыкның битарафлыгын юкка чыгарырга булыша торган, күңелен кузгатырлык пьеса булсын иде. Без берничә драматург белән сөйләштек. Туфан абыйның “Мулла”сы кебек, яки “Телсез күке” кебек, күңелләрне битараф калдырмый торган шундый көчле спектакль булсын иде дигән сөйләшү булды, – диде Марат Әхмәтов.

Әлеге бәйгеләрне игълан иткәннән соң, комиссия әгъзалары һәм чакырылган кунаклар үз фикерләрен җиткерде.

– Әлбәттә язучыларга андый зур акча, призлар бирергә мин каршы түгел. Ләкин җырчылар, язучылар арасында бәйгеләр белән шаккатырып булмый. Шедеврлар иҗат ителсен иде. Шедевр булмаса, аңа беренче, икенче урынны бирмәгез, – дип белдерде җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бу уңайдан фикерен җиткерде.

– Бу эш “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан алып барыла да инде, – диде ул балалар һәм үсмерләр иҗатына багышланган “Иделем акчарлагы” бәйгесен искә алып. – Бәлки безгә һәрберебез төрле якка тартмыйча, ул эшләрне бергәләп эшләргә кирәктер. Уйларга кирәк. Бәйгеләр күбрәк булган саен әйбәтрәк. Татарстанда гына түгел, читтәге балаларны да тартырга, ярдәм итәргә кирәк.
Бу фикерне Марат Әхмәтов та хуплады.

Ихтыяҗ нигә юк?
 Бу утырышта нинди сораулар күтәрелгән – алар буенча эшләргә кирәк. Барыбызга да. Ике “чеп-чи” татар басып торып русча сөйләшсәк, булмый инде. Хәтта телефоннан шалтыратканда да русча җавап бирәләр. “Татарча җавап бир, елки-палки”, – дисең. Шулай булмаса, булмый. Президент киңәшмәләрендә хәзер татарча сөйли башладылар. Әгәр кешенең татарча сөйләшергә үзенең ихтыяҗы булмаса, бер ни дә булмаячак! Кайбер министрлар тагын русча сөйли. Бу киңәшмәләргә генә кагылмый. Төрле җыелышлар, концертлар, балалар белән очрашулар бар. Анда төрле милләт халкы булырга мөмкин. Сәхнәгә чыккач, башта чыгышыңның берничә минутын татарча яса. Тәрҗемә кирәк икән, тәрҗемә ит. Шулай итмәсң, татар теле булмый, – дигән фикерен җиткерде утырышта ахырдан чыгыш ясаган Татарстан парламенты депутаты Камил Ногаев.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*