tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК КФУның хореография бүлегенә укырга чакыра
БТК КФУның хореография бүлегенә укырга чакыра

БТК КФУның хореография бүлегенә укырга чакыра

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Казан университеты федераль статуска ия булганнан соң бу уку йортында тирән үзгәрешләр башланып китте – яңа юнәлешләр, яңа Институтлар, кафедралар ачылды. Димәк, укырга керергә теләүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар иҗат коллективлары һәм ансамбльләренең төбәкләрдә милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү, яшь буынга тапшыру юнәлешендә әйтеп бетергесез зур вазыйфа башкаруын исәпкә алып, аларны белгечләр белән тәэмин итү һәм яңа иҗади коллективлар булдыру өчен университет базасында хореография бүлеген ачу инициативасы белән чыкты.

Бүгенге көндә университетның Филология һәм сәнгать иституты  составында хореография кафедрасы эшчәнлек алып бара.

Көндезге бүлекнең бюджет группасына 20 абитуриент кабул ителә. Шулай ук түләүле бүлек тә бар. Анда укыр өчен бер елга 60 мең сум түләләргә кирәк булачак.

Әлеге бүлектә  чит телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә, студентлар дүрт ел дәвамында Европа һәм Көнчыгыш телләреннән тирән белем алачак. Университетка кергән һәрбер студент Универсиада авылында заман таләпләренә җавап бирә торган торак белән тәэмин ителә. Институтта спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә дә барлык уңайлыклар тудырылган.

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр Татарстан хөкүмәте исәбенә югарыда аталган профильгә укырга керә алалар. Укырга керү өчен бары тик  җәмгыять белеме һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) нәтиҗәләре яхшы булуы шарт. Бу очракта абитуриентлар Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Конгресс ул мәгълуматларны туплаганнан соң Казан университеты белән берлектә кабул ителгән  абитуриентларның исемлеген төзи һәм аларның һәрберсенә хәбәр итә. Конкурс булган очракта (ягъни бер урынга берничә кеше дәгъва итсә), әлбәттә, яхшырак билгеләре булган абитуриентлар университетка кабул ителәчәк.

Документлар 20 июньнән алып 5 июльгә кадәр КФУ бинасында (Кремль ур., 18) адресы буенча кабул ителә.

Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 292 03 06,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты: 2365916; факс 2646337, 2365916.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*