tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булат Мусин: “Исем өчен дә, акчасы өчен дә көрәшкәнем булды”
Булат Мусин: “Исем өчен дә, акчасы өчен дә көрәшкәнем булды”

Булат Мусин: “Исем өчен дә, акчасы өчен дә көрәшкәнем булды”

Кисәк кенә Сабантуйлы, көрәшле көннәр сагындырып куйды әле. Шуңа да көрәш буенча спорт остасы Булат МУСИНга шалтыратып, әңгәмә корып алырга булдык.

Җиңеп, барлыгы күпме тәкә оттыгыз икән, санаганыгыз бармы?

– 50ләп бардыр. Казанда көрәшеп алган тәкәне исә берни эшләтмәдем, шунда калдырдым. Ярышып алган барлык тәкәне дә алай калдырмыйбыз инде анысы (көлә). Мәсәлән, көрәшче егетләр белән кая да булса ярышка барсак, тәкә отсак, кемнең авылы якынрак, шунда калдырабыз. Үзебез тирәдә булса, әтигә тапшырам бу эшне, нишләтергә икәнен ул хәл итә.

: Финанс яктан безнең милли көрәшкә игътибар җитәрлек дип саныйсызмы?

— Профессиональ спорт төрләре белән чагыштырсак, матди яктан безнең көрәшнең хәле бик түбән дәрәҗәдә. Көрәшне карыйлар да, күпләр аны Сабан туе мәйданындагы ярыш дип кенә кабул итә, шуңа да аерманы сизми. Асылда бит көрәш профессиональ дәрәҗәдәге спорт төре. Көрәшчеләрнең берсе: “Акча җитми”, – дисә, берәр җанатар: “Менә, элеккеге вакытта акча өчен көрәшмәгәннәр…” – дип тотына. Ул вакытта профессиональ көрәш булмаган инде. Әйтәм бит, кеше шул Сабан туендагы ярыш белән генә чикләнә. Көрәш дөньясында елдан-ел көндәшлек арта. Үзеңне югары дәрәҗәдә тоту да кыен. Көрәшче егетләр азая дисәләр дә, бу тагын шул акча мәсьәләсенә барып тоташа. Әгәр ир-егет көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә икән, ул акча аңа яшәргә дә җитмәячәк. Профессиональ булгач, ул аның эше дигән сүз бит инде. Шуңа да бу күренеш шушы спорт төренә карата кызыксынуны киметә. Шуның өчен кешеләр дә балаларын спорт түгәрәкләренә биргәндә Олимпия уеннарына кергән, акча китерә торган спорт төрләренә йөртергә тырыша. Көрәшчеләр арасында да аны хобби буларак кына кабул итүчеләр дә бар. Яшермим, минем исем өчен дә, акчасы өчен дә көрәшкәнем булды, төрлесен сынадым. Әйтәм ич, акча өчен генә мәйданга чыгам дисәң, халык яратмый башлый. Исем өчен көрәшкәндә сиңа игътибар арта.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*