tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча балалар арасында конкурс игълан ителә
Быел татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча балалар арасында конкурс игълан ителә

Быел татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча балалар арасында конкурс игълан ителә

Быел Татарстанда мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Якын арада минем инициатива белән мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, компьютер уеннары, кыска метражлы татарча нәфис яки документаль кинофильмнар буенча конкурс-фестиваль игълан итәчәкбез. Ул бөтен республика күләмендә булачак. Балалар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Ул татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе актив эшләп килүен билгеләп узды. «Киләчәккә максатларыбыз — шушы юнәлештә милли кадрлар булдыру. Балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясадык», — диде депутат.

Ул моның елга бер тапкыр уздырыла торган бәйге булачагын әйтте. Хәзерге вакытта нигезләмәсе эшләнеп килә. «Шаян ТВ»да һәм балалар бакчаларында җиңүче әсәрләрне күрсәтергә ниятлибез», — дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.

Парламентарий Юлламага карата фикере белән уртаклашты. «Әйтелгәннәр сүз булып калмас, конкрет гамәлләр булыр дип өметләнәм. Республикабызның икътисади, сәяси яктан да тотрыклылыгын, элекке елларда ирешкән казанышларны югалтмыйча, алга таба чәчәк атуына ирешелер дип ышанам», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*