tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары килә башлады
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары килә башлады

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары килә башлады

18 апрельдә иртәнге сигездә үк II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучы делегат ханымнарны теркәү башланды. Россия төбәкләреннән тыш, Швеция, Канада, Эстония, Израиль, Финляндия, Болгария, Казахстан, Беларусия, Украина, Үзбәкстан, Таджикистан кебек ерак һәм якын чит илләрдән килгән хатын-кызлар инде теркәлү узды.

Теркәлү үткән катнашучыларга иң элек Казан буйлап сәяхәт оештырылачак. Төшке аштан соң Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасында аларга “Татар халкының үсеш стратегиясе”нең эскизы тәкъдим ителәчәк.

Соңыннан делегатлар төркемнәргә бүленеп, Казан шәһәренең ун балалар бакчасында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак.

Кичке якта съездга килгән хатын-кызлар  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы -2019” һәм “Татар малае -2019” бәйгеләренең йомгаклау өлешен күрәчәк.

Билгеле булганча, II Бөтендөнья татар хатын–кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза.

Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар да көтелә.

Чакырылган делегатлар арасында “Ак калфак” бәйгесе финалистлары да бар. Съезд барышында бәйгенең җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре дә игълан ителәчәк һәм аларга бүләкләр тапшырылачак.

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы узачак. Кунакларга филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.

Билгеле булганча, әлегә кадәр мондый чаралар форум буларак оештырылды. Ә 2017 елда аның бишенчесе узган иде. 

Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. 102 ел элек корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Ул вакыттагы съезд хатын-кызлар үзләренең ир-атлар белән бертигез хокукта булуын таләп иткән һәм бөтен дөнья хатын-кызларын берләшергә чакыру шигаре белән узган. Корылтайны Казаннан үзәк бюро рәисе Хәдичә Таначева ачкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*