tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчете эшли башлады
Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчете эшли башлады

Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчете эшли башлады

1 июньдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күмәк намаз укуны чикләүләрне этаплап бетерү 2020 елның 1 июненнән Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, дәүләт һәм җирле хакимият органнары документлары нигезендә башкарылачак. Мәскәү Җәмигъ мәчете биналарын санитар эшкәртү һәрвакыт иң заманча технологияләр һәм чаралар кулланып үткәрелде һәм үткәреләчәк.

Бергәләп намаз укучылар социаль дистанцияне, битлек-перчатка режимын үтәргә тиеш булачак. Ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар булган затларга күмәк намазлардан тыелырга киңәш ителә.

Мәчеткә керү юлында һәм намаз уку залларында кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар урнаштырылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус пандемиясе таралу куркынычы булып сәбәпле, мәчет, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте учреждениеләре март азыгында ябылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*