enrutat
Баш бит / Бүгенгесен һәм киләчәкне кайгыртып
SONY DSC
SONY DSC

Бүгенгесен һәм киләчәкне кайгыртып

Авылның көндәлек тормышын кайгыртып яши торган хуҗа булуы да зур байлык.
Арык төбәгенә барган бер көндә, хакимият башлыгы Марат Равил улы
Галимҗановның шулай авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргән вакытына
туры килдем.

Кибет килгән 
Эшлекле сәфәрем Киров өлкәсендәге Актүбә авылыннан башланды. Авылның апалары клуб ишегалдына җыелганнар, “Бүген Көлмездән ипи китерә торган көн” дип, сату машинасын көтәләр иде. Аңа кадәр, билгеләнгән сәгать 9га тауар төягән
икенче җиңел машина килеп туктады. Бу сатучылар Марат Равил улы үтенече
буенча килгәннәр.

Көзге салкыннар башлангач, Вятка елгасы аша боз акканда йөзмә күперне
алып торалар. Пычрак, юлсыз вакытка халыкны дарулар белән тәэмин итеп
калырга кирәк дип кайгырта М.Р.Галимҗанов. Шул исәптән әле дә дарулар
һәм азык тауарлары да алып килгәннәр иде. Актүбә авылында бер сәгатькә
якын саткач, күрше Никольское авылына күчтеләр. Монда да халык шактый
гына тауарларын сатып алды.

Бу сатучыларның әле беренче килүләре. Халык кирәк дип санаса, атнасына
шулай бер килеп, сатуны дәвам итүләре мөмкин. Әлегә кадәрле атнасына бер
көнне Көлмездән – икмәк һәм камыр ризыклары, бер көн Константиновка
сельпосы икмәк белән азык-төлек тауарлары китереп саталар иде. Бу
сатучылар белән дә эш җайланып китсә, бу ике авылда сату атнасына өч көн
оештырылган була ди Марат әфәнде. Ачык һавада сату өчен түбәле сәкеләр
дә ясатып куярга җыена ул. Шунысын да искәртеп китәргә кирәк, бу
авылларның икесендә дә элек райпо кибете эшли иде. Аларның ябылганына
инде берничә ел.

Хөрмәт һәм игътибар күрсәтеп
Күптән түгел өлкәннәр көне булды. Төбәкнең 14 авылында яшәгән 154 кешегә
бүләкләр дә өләшеп чыккан Марат Равил улы. Өлкәннәрнең аздан гына да
күңеле була, үзләренә игътибарлы булуы, хөрмәт күрсәткәне өчен бик
рәхмәтле алар хакимият башлыгына.

Марат Равил улы белән бу көнне Күчәргә авылында да булдык. Октябрь аенда
авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кө-не дә билгеләп үтелә. “Передовая” күмәк
хуҗалыгын үстерүдә гомер буе хезмәт куйган ветераннар Рашид Шәйхи улы
Сәйфетдинов һәм Сөңгатулла Хәбибулла улы Хәбибуллинга хакимият башлыгы
медальләр тапшырды.

Быел авыл төбәге хакимияте инициативасы белән 3 фельдшер “Коронавирус
белән көрәш өчен” медале белән бүләкләнгәннәр.  Соңгы елларда ил буенча
каралган “Сугыш балалары” медале  төбәктә 43 кешегә бирелгән. Башка
төрле өлкәләрдә мактаулы хезмәтләре өчен 20 кеше медальләр белән
бүләкләнгән.

Төбәк файдасына
Арык авыл төбәге хакимият башлыгы актив эшчәнлек алып бара. Ул даими
федераль программаларда катнаша. Быел да “Иң яхшы муниципаль практика”
программасы буенча “Милләтара килешү” проекты белән өлкәдә җиңеп чыкты.
Хәзер аның проекты федераль дәрәҗәдә каралачак, җиңеп чыккан очракта,
300 мең сум биреләчәк.

Авыр тормыш хәленә калган гаиләләр фонды игълан иткән «Балалар өчен
шәһәрләр 2020» конкурсында да катнашалар. Ул өч этаптан тора. Ике өлешен
инде узганнар. Беренчесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Монда
Актүбә һәм Никольское авылларында куйган обелисклар һәм төбәк буенча
төзелгән “Хәтер китабы” да керә. Икенче чарада онлайн рәвештә төбәк
халкы арасында төрле конкурслар уздырганнар. Бу этаплардан соң бөтен ил
буенча сайланып алган сигез бәйгече арасында Арык авыл төбәге дә бар.
Өченче этапка кергән чара “Гаиләләрнең ял көннәре” дип атала. Монда
гаиләләр арасында мылтыктан ату ярышы, “Иң яхшы хуҗалык” конкурсы
уздырылган. Өченче этаптан соң җиңеп чыккан авыл төбәге 100 мең сумлык
грант алачак. Уңыш теләп калыйк!

Авыл төбәкләрендә дә каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын ясау
беренче мәсьәлә булып тора. Арык төбәге авылларында чүп мәйданчыкларының
аслары катыдан җәелгән инде, хәзерге вакытта коймалар ясыйлар. “Бу эш
буенча да “Авыл җирлекләрен үстерү” дип аталган дәүләт программасында
катнашырга булыр иде. Бу программаны авыл хуҗалыгы министрлыгына
кураторлыкка бирделәр. Һәм җиңүчеләрне сайлаганда, аның мөһим шарты –
авыл төбәгендә нәтиҗәле эшләп килгән күмәк хуҗалык булу. Безнең төбәктә
мондый хуҗалыклар булмагач, үзебезгә тырышырга туры килә”, – дип сөйли
хаким.

Шулай ук төбәк хакимияте тарафыннан быел башкарылган эшне саный китсәң
аз түгел. Төбәктә ике зур авылның берсендә, Зур Сатнур авылында  200
метр суүткәргечләрне алыштырганнар.
Шушы ук авылда кәрәзле элемтә булдыру өчен “тәлинкә” һәм 4D интернет,
урамнарны электр уты белән яктырту  җайланмалары куелган.  Күчәргә авылы
урамын электр белән яктыртуга җиһазлар сатып алынган. Зур Сатнур һәм
Арык авылларында клуб биналарында ремонт бара. Пижинерь авылында зиратны
коймалаганнар. 14 авылның да йортларына кадаклау өчен яңа номерлар
ясатылган. Төбәктәге юлларда кискен борылышларда юл кырларын куаклардан
чистартканнар. Язга чыккач, авыл төбәге хакимияте авыл халкына 400
килограмм чәчүлек суган (севок) бушлай өләшкән.

Төбәктә шулай ук “Балаларга бәйрәм бүләк ит” хәйрия проекты гамәлгә
ашырыла башланган. Бу проект буенча Вятка Аланы шәһәре музейларында һәм
интерактив тирда Арык һәм Зур Сатнур авыллары мәктәпләреннән сигез бала
булган. 1 сентябрьдән тагын бер яңа муниципаль “Патриот” программасы
эшли башлаган. Бу программа буенча төбәкнең җәмгыять тормышында актив
катнашучы өлкәннәр һәм балалар сертификатлар белән бүләкләнгәннәр. Бу
сертификатлар белән алар Малмыж шәһәрендә “Тоз куышлыгы”н, “Милано”
кафесында кунак булганнар һәм “Праздничный Бум”, шәхси эшмәкәр Рупасов
кибетләреннән тауарлар алганнар.

Арык авыл төбәгендә 980 чамасы кеше теркәлгән, ә яшәүчесе 600 тирәсе
генәдер. Төбәктә ике тугызъеллык мәктәп бар. Арык авылы мәктәбендә 21
бала укыса, Зур Сатнур авылында 17 укучы. Соңгысында мәктәпкәчә кадәрле
яшьтәге 3 бала бар, шуның белән перспектива бетә ди әңгәмәдәшем.  Халкы
әз булса да, тормыш шартларын барыбер кайгыртырга
кирәк дип, киләчәкне дә күзаллый Марат әфәнде. “Арык авылындагы почта
бүлеге начальнигы урынына да кеше табып булмый, почта өләшүче почтальон
да берәү генә калды” дип, бу  җитди проблеманың да чишү юлларын эзли
башлык. Киләсе елда башкарасы эшләрнең дә инде исемлеге төзеп куелган.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*