tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чемпионнарга – көрәш формасы, абсолют батырга – тәкә!
Чемпионнарга – көрәш формасы, абсолют батырга – тәкә!

Чемпионнарга – көрәш формасы, абсолют батырга – тәкә!

Россиянең көрәш федерациясе үзенчәлекле онлайн-ярыш оештырды. Үз авырлыкларында җиңүчеләр булып Россиянең дүрт төбәге көрәшчеләре танылды: Руслан Нургалиев, Артур Зөлкәрнәев, Муса Галләмов.

Пандемия сәбәпле көрәш ярышлары туктап торган арада Россиянең көрәш федерациясе батырларны онлайн-форматта ярыштырырга булды. “Көрәш чемпионнары каршылыгы” дигән бәйгедә 2000 елдан алып 2020 елга кадәр Россия чемпионы исеменә лаек булган утызлап көрәшче катнашты. Ике ай дәвамында өч этаптан торган баллар җыю, инстаграмда тавыш җыюлар бәйгедә 70 кг.га кадәр авырлыкта Россиянең 7 тапкыр чемпионы Руслан Нургалиев (Татарстан), 90 кг.га кадәр үлчәүдә 4 тапкыр Россия чемпионы Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан), 90 кг.нан авыррак үлчәүдәт 3 тапкыр Россия чемпионы Муса Галләмов (Марий Эл) җиңүче булып танылды. “Абсолютка” өчен ярышта исә Төмән өлкәсеннән Игорь Волобуев җиңү яулады. Чемпионнарга – көрәш формасы, ә абсолют батырга исә тәкә биреләчәк, диелгән Россиянең көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*