tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан бәйрәме дәвам итә: җиде йөздән артык мохтаҗ кеше Нәзарәттән азык-төлек ярдәме ала
Корбан бәйрәме дәвам итә: җиде йөздән артык мохтаҗ кеше Нәзарәттән азык-төлек ярдәме ала

Корбан бәйрәме дәвам итә: җиде йөздән артык мохтаҗ кеше Нәзарәттән азык-төлек ярдәме ала

Корбан бәйрәменең икенче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мохтаҗларга ит тарату буенча традицион хәйрия акциясе старт алды. Мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук Татарстан Республикасы буенча социаль учреждениеләр. Бүген бәйрәм күчтәнәче – корбан ите 500 мохтаҗ кешегә һәм 5 оешмага тапшырылды, алар социаль юнәлештәге әйдәп баручы алдынгы учреждениеләр: «Идел буе инвалидлар җәмгыяте», «Казан шәһәренең Идел буе районының нигезсез сәяси репрессияләргә дучар булганнар иҗтимагый оешмасы» һ.б. – барлыгы 1,5 тонна ит бирелде.

Иртәгә тагын 200 гаиләне ит белән тәэмин итү ниятләнә. Шунысы игътибарга лаек, корбан чалучы мөселманнардан ит килү дәвам итә. Шуңа күрә, мохтаҗларның милләте һәм диннәренә карамыйча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды 3 тоннага якын корбан ите өләшәчәк.

Фонд тәрбиясендә булучы пенсионер Рәхимә Ибрашева акциядән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Итне күршеләр белән бүлешәчәкбез. Әби яныбызда тора. Өйдә шулпа пешерәм һәм һичшиксез аны сыйлыйм, Аллаһы боерса.

26 яшьлек күп балалы Карина Шиһапова шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Безнең өч кечкенә балабыз бар. Казанга районнан килдек. Мин аларга ярдәм иткәннәре өчен бик тә рәхмәтле, ярдәм беркайчан да артык булмый.

Кичә бәйрәм намазыннан соң башланып киткән корбан чалулар иртәгә дә дәвам итәчәк. Быел Казанда корбан чалу урыннары 15 җирдә оештырылган. Корбан чалу өчен гаризалар кабул итү шулай ук дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*