tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре узды
Чиләбедә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре узды

Чиләбедә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре узды

18 сентябрь көнне Чиләбе шәһәре филармониясенең концертлар залында «Татар кызы», «Татар егете», «Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар», «Нәни тамчылар» бәйгеләре узды. Бәйгеләрнең төп оештыручысы – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы.

Катнашучыларны Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары В.М.Евдокимов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе Д.Ф.Шакиров, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Президенты Л.Р. Колесникова сәламләделәр һәм котладылар.

Бәйрәмнең махсус кунагы үзенең моңнары белән халык мәхәббәтен яуларга өлгергән, «Голос» проекты финалисты, Халыкара һәм Россиякүләм бәйгеләрнең лауреаты – Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*