tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чираттагы “Халкым минем” тапшыруы Төркиядә төшереләчәк
Чираттагы “Халкым минем” тапшыруы Төркиядә төшереләчәк

Чираттагы “Халкым минем” тапшыруы Төркиядә төшереләчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы информацион-аналитик идарәнең иҗади төркеме Төркиягә чираттагы тапшыру әзерләү өчен сәфәргә чыкты.

Төркем татарлар төпләнеп яшәгән авыл-шәһәрләрне йөреп, милләттәшләребез белән очрашып, төшереп алачаклар. Программада Әнкара, Измир, Кютахья, Истанбул, Искешәһәр, Бөгрүдәлик, Османие, Әфәнди Көпрүсү, Гүрсуга бару кертелгән.

Истанбулда иҗади төркем Әдирнекапы зиратында Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура каберләрен зыярат кылачак, Габдулла Тукай паркына барачак, Татарстан Республикасы халыкларының декоратив-гамәли сәнгате үзәген караячаклар, “Идел-Урал” оешмасы вәкилләре белән очрашачаклар.

Әнкарадагы татар җәмгыятендә дә очрашу үтәчәк дип көтелә.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*