tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар
Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар

Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар

Унсигезенче октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтнда аспирант һәм студентларның “Телләрне саклау һәм үстерү” темасы астында Вахит Хөҗҗәт улы Хаков укулары узачак.

Фәнни – гамәли конференциядә “В.Х. Хаков һәм төрки тел белеме”, “Сүз сәнгате һәм әдәби осталык”, “Яшь филологлар мәктәбе” секцияләре эшләячәк һәм аларда барлыгы 139 студент һәм аспирант катнашачак.

Вахит Хаков – дөньякүләм танылган тел белгече, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Австралиядәге “Җир шарында Гуманизм һәм Гаделлек өчен” дигән Халыкара Рыцарьлар Конфедерациясенең әгъзасы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек бөек шәхес иде.

Вахит Хөҗҗәт улы Хаков – татар теле белеме өлкәсендә фундаменталь хезмәт куйган шәхес. Аның хезмәтләре фәнни яктан тирән эчтәлекле, фактик материалга бай булулары белән аерылып тора, һәм хәзерге көндә тел белеме өлкәсендә барган эзләнүләр өчен нигез вазифасын башкаралар. Вахит ага Хаков хезмәтләре татар теленең үткәнен барларга, бүгенгесен аңларга, киләчәк үсеш юлын фаразларга ярдәм итәләр.

Фото: club.foto.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*