tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия мөфтияте ятимнәргә азык-төлек җыелмалары таратты
Чувашия мөфтияте ятимнәргә азык-төлек җыелмалары таратты

Чувашия мөфтияте ятимнәргә азык-төлек җыелмалары таратты

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Батыр районының Шыгырдан һәм Кызыл Камыш авылларында яшәүче ятим, мөмкинлекләре чикләнгән 65 балага азык-төлек җыелмалары таратты.
— Без ел саен мондый балалар өчен хәйрия ифтары – мәҗлесләр уздырып килдек. Ә быел, гомуми изоляция режимы кертелү сәбәпле, күпчелек кешеләр өйләрендә генә торалар һәм урамга азык-төлек продуктлары артыннан чыгу мөмкинлеге юк. Азык-төлек җыелмалары авыл халкының үз хәйриясе хисабына җыелган иде, – диде Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов.

Мансур хәзрәт сүзләренә караганда, күп кенә мөселманнар еллык зәкят түләргә бурычлы, шулай ук аны бу гаҗәеп айда бирергә тырыша. Мөселманнар шул рәвешле үзенең фарызын гына башкармый, ә кардәшләренә карата рәхмәт белдерә. Рамазан аенда зәкят түләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки бу күптәнге традиция.
Мансур хәзрәт Рамазан аенда изге эшләрдә катнашкан, фитр-садака, зәкят тараткан һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул әйткәнчә, мөмкинлеге булган һәр мөселман хәйрия эшендә катнаша. Әлеге изге айның социаль әһәмияте бик зур, чөнки мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең турыдан-туры әйткән сүзеннән тыш, бер-берсенә ярдәм итә, кардәшләрен сөендерә ала.

—Бу айда изге гамәлләр өчен бүләкләр күп тапкырлар арта, шуңа күрә мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк игелекле, рәхимле булырга тырышалар, аз керемлеләргә ярдәм итү өчен акча җыю буенча акцияләр үткәрәләр, төрле хәйрия кичәләре үткәрәләр, балалар өчен бәйрәмнәр оештыралар,— диде Мансур хәзрәт.
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ятим балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, конфетлар, тәм-томнар, шикәр, чәй һ.б. кергән.
⠀Волонтерлар ашамлыкларны тартмалар буенча тараттылар. Моннан тыш, әлеге изге эшкә яшь волонтерлар да кушылды, алар үз машиналары белән азык-төлек ташып торды. Мөфтият хезмәткәрләре һәр волонтерны маска, перчатка, антисептик белән тәэмин итте.

Гелия Гинатуллина

Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*