tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүмбәли аксакалын котладылар
Чүмбәли аксакалын котладылар

Чүмбәли аксакалын котладылар

Узган атна ахырында Чүмбәлинең хөрмәтле аксакалы, төбәгебезнең абруйлы дин әһелләренең берсе, ике дистә елга якын туган авылында имам вазифаларын башкарып килгән Мәсум Муса улы Сибгатуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шушы күренекле дата уңаеннан аны өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов шәхсән килеп котлаган һәм Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров юллаган Түбән Новгород өлкәсе мөселман мәдәниятен үстерүгә, ислам традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, аның рухи кыйммәтләрен һәм нигезләрен саклауга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хатын тапшырган (фотода).

Шулай ук Мөнир хәзрәт якын арада юбилярның Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исеменнән медаль белән бүләкләнәчәге турында белгерткән.

Мәсум ага 1990 елда мәчет ачылганны бирле шунда эшләде. Башта кассир, аннары 1997 елдан имам буларак намус белән хезмәт итте, авылдашлары арасында дини агарту эшчәнлеге алып барды. Шул вакыт эчендә аның тырышлыгы белән Чүмбәли халкы өчен изге булып торган һәм авылдан берничә чакрым ераклыкта кырда урнашкан “Искелекләр” дип йөртелгән урында авылдашлары ярдәмендә Хәтер көннәре дә оештырылды, ә 2017 елда биредә гыйбәдәт йорты төзелде.

Күп еллар хәләле Хасәнә апа белән Аллаһы йортын тәртиптә тотуда көчләрен, вакытларын кызганмыйча тырыштылар.

Алар 66 ел инде иңне-иңгә куеп, дус, тату гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы яшьтә булса да, Мәсум аганың сәламәтлеге әйбәт, өйлә һәм җомга намазларына даими йөри.

Хөрмәтле аксакалны олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз, тыныч һәм бәхетле картлык, бала-оныкларының игелеген күреп озак кына яшәргә телим.

Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*