tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Шаймуллин: «Чит телдәге җырны татарчага тәрҗемә итеп әзерләү өчен ике көн генә кирәк!»
Данил Шаймуллин: «Чит телдәге җырны татарчага тәрҗемә итеп әзерләү өчен ике көн генә кирәк!»

Данил Шаймуллин: «Чит телдәге җырны татарчага тәрҗемә итеп әзерләү өчен ике көн генә кирәк!»

Соңгы арада Instagram челтәрендә чит ил, рус җырларын татарчага тәрҗемә иткән Данил Шаймуллин видеоларын күп кеше карап өлгергәндер. Хәзерге вакытта шушы Татарстан егете Вьетнамда яши. Ул Азиядә яшәп тә татар телен популярлаштыра.

– Данил, чит телдәге җырларны тәрҗемә итеп, башкару идеясе ничек һәм кайчан барлыкка килде?

– Чит ил яки рус телендәге җырларны татарчага тәрҗемә итеп, үзгәртеп ясау сәләтем инде күптәннән бар. Үзем “Сәләт” яшьләр оешмасында кайнаган вакытта мин, еш кына чит илдәге популяр җырларны алып, сүзләрен мәгънәсе ягыннан үзгәртеп, татарча яздыра идем. Күптән түгел дустым Илсөяр Хисмәтова, ул сәләтемне яңадан искә төшереп, татарча каверлар ясау идеясен тәкъдим итте.

– Моңа ничек һәм кайчан вакыт табасың?

– Хәзерге вакытта күп кеше эшләми, өйдә утыра. Мин дә алар кебек. Шуңа күрә буш вакытым күп.

– Бер җырны татарчага тәрҗемә итү, аны яздыру, видеога төшерү, гомумән, тулысынча әзерләү өчен күпме вакыт кирәк?

– Гомумән алганда, ике көн. Беренче көнне мин сүзләрен язам һәм кирәк булса, аранжировка ясыйм. Икенче көнне җырны яздырам һәм видео төшерәм. Шул ук көннең кичендә аны интернет челтәренә чыгарам.

– Хәзерге вакытта шул рәвешле тәрҗемә ителгән ничә җырың бар?

– Әлегә бишәү генә “Салют, Вера!”, “Комета”, “Shape of you”, “Yummy”, “”Despacito”. Мөгаен, 20 популяр җыр җыелса, Татарстанга концертлар белән кайтып булыр (елмая).

– Бу җырларның оригиналын башкаручы җырчылар берәр фикер әйткәне бармы?

– Әлегә юк. Тик барысы да алдадыр, дип уйлыйм мин.

– Синең аккаунтыңа язылучылар ни уйлый? Алар моңа нинди бәя бирә?

– Кызганыч, кеше башына кереп, аларның уй-фикерләрен белеп булмый. Лайк куйган булсалар, ошыйдыр, дип уйлыйм. Миңа язылучы кайбер кешеләр татар музыкасына яңа сулыш өргәнемне әйтә.

Алинә Минневәлиева

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*