tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диләрә Вәлиефф: “Австралиядә татарча яшәп, туган телебезне саклыйбыз”

Диләрә Вәлиефф: “Австралиядә татарча яшәп, туган телебезне саклыйбыз”

Казан кызы Диләрә Гыйльмуллина 90 нчы еллар башында институт тәмамлап, Австралиягә күчеп китте. Ул туган телне өйрәнер өчен Казанга килгән татар егете Шөһрәт Вәлиеффкә кияүгә чыкты. Менә 23 ел дәвамында Диләрә Австралия килене булып Аделаида шәһәрендә яши. Ире белән алар өч татар баласы үстерәләр.Татарстаннан еракта туган бу балалар татар милләтеннән аерылмыйча, туган телне, мәдәниятны өйрәнеп үсәләр. Татар телен өйрәнү буенча апрель аенда үткәрелгән Халыкара олимпиадада Диләрә һәм Шөһрәтнең кызы Руфия дә катнашты һәм икенче урынны яулады. Аларның уллары җәй көне Казанга килеп, “Сәләт” аланнарына килә.

Диләрә үзе торган илне – ерак Австралияне үз итсә дә, туган шәһәре Казан белән элемтәләрен өзми. Аның яңа кардәшләре дә, балалары да Татарстанга кунакка килергә ярата. Күңелләр бергә һәм хисләр уртак булганда, дөньяның икенче ягына, 20 мең чакрымдагы илгә киткәч тә туган халыктан аерылмыйча яшәп була, дип саный Казан кызы, Австралия килене Диләрә.

Римзил Вәли, “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*