tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды
Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды

Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды

Бүген, рабигыль-ахир аеның 29-нчы көнендә (14-нче декабрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе – яңартылган татар исемнәре китабын әзерләп бастыруның мөһимлегенә тукталды һәм казыйлар алдына исемнәргә булган таләпләрне санап узды.

“Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәгънәсез исемнәрне төшереп калдырдык. Гарәпчә мәгънәсе матур булса да, Шәригать күзлегеннән караганда кушарга ярамаган исемнәр бар”, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт. Ул бик борынгы, бүген кулланылышта булмаган исемнәр буенча да фикер алышырга чакырды. Киләсе утырышка, 11 гыйнвар көненә казыйлар барлык исемнәрне өйрәнеп, тәкъдимнәрен туплап киләчәк. Исемнәр китабы Казыйлар шурасы тәкъдиме белән Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йортында дөнья күрәчәк һәм имамнар, әти-әниләр, киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, казыйлар берничә гаиләнең бәхәсле мәсьәләләрен өйрәнде һәм алар буенча  карарлар чыгарды, шулай ук Татарстан мәчетләрен һәм имамнарын татар телен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, халыкта милли-дини үзаңны тәрбияләү эшенә җәлеп итү ысуллары хакында да фикер алышты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*