tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә конференция узачак.
Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә конференция узачак.

Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә конференция узачак.

16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә татар һәм мари халыклары мәдәниятләренә багышланган төбәкара конференция узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде.

«Кызганыч, Марий Элда яшәүче мари һәм татар халкы рус сүзләрен кушып сөйләшә, телебезне югалта барабыз. Конференция ике халыкның мәдәни кыйммәтләрен барлап, саклап калуга юнәлдерелгән. Этнографик материаллар буенча марилар һәм татарларның этникара бәйләнешләре, Бәрәңге районында мари һәм татарларның үзара мөнәсәбәте тарихы кебек сораулар күтәреләчәк», — диде ул.

Конференциядә катнашуга фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, магистрантлар һәм аспирантлар, тарихчылар, мәктәп музейлары хезмәткәрләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Марий Эл Республикасы халыклары мәдәнияте тарихын өйрәнгән хезмәткәрләр чакырыла. Конференция татар һәм рус телләрендә уздырыла.

Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, урыннар бирелү каралмаган. Фәнни эшләр җыентыкка туплап бастырылачак.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*