tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды
Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай шәһәренең «Бурҗ Хәлифә» дип аталган иң биек бина Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиллеге хәбәр итте.

«Кичә кич „Бурҗ Хәлифә“ бинасы ун секунд тирәсе Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Emaar Properties компаниясенең хуҗасы безнең үтенечне бик теләп кабул итте. Әлеге чара ТАССРның йөз еллыгына багышлап яктыртылды», — диде вәкиллек хезмәткәре.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*