tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез “Татарча диктант” язды
Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез “Татарча диктант” язды

Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез “Татарча диктант” язды

Бүген Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез бөтен дөнья күләмендә узган “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Аны районда 17 пунктта 700гә якын кеше язды. Диктантны төп язу пункты итеп район үзәк китапханәсе алынды. Әгерҗенең барлык мәктәпләрендә әти-әниләр, укытучылар, укучылар парта артына утырдылар.

“Узган ел да әлеге акциядә катнашкан идем. Быел да көтеп алдым”, – диде 2 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлгенә Фәтхуллина.

“Гомер буе укытучы булып эшләгәч, укучыларның белемнәрен тикшерәбез. Бүген үзебез дә укучы ролендә”, – диде 3 нче мәктәптән Венера Ишмөхәммәтова.

Үзәк китапханәдә дә акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр күп булды. Район хакимияте, журналистлар, вакытлы матбугат ветераннары, китапханәчеләр, китап укучылар, “Яшьләр үзәге” парламенты әгъзалары – барлыгы 150гә якын кеше диктант язды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*