tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры татарча диктант язды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры татарча диктант язды

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры татарча диктант язды

Бүген “Татарча диктант – 2019″ның төп мәйданчыгы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына диктант язарга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Барлыгы бөтендөнья татарча диктантның әлеге мәйданчыгына ике йөздән артык кеше җыелды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башка катнашучылар әлеге чара турында “Татар-информ” хәбәрчесенә үз фикерләрен белдерде.

Мәгариф һәм фән министры дүртенче ел рәттән узган әлеге чарага беренче тапкыр килгән. “Диктантны язарга авыр булмады, тикшерүчеләргә авыр булмасын инде”, – дип шаярды Рафис Борһанов. “Хаталар күп булыр дип уйламыйм, бәлки бераз бардыр”, – ди ул.

“Диктантка махсус әзерләндегезме?” дигән сорауга “Әйе, президент дүрт киңәшмә үткәрде бүген, аннары, “Безнең өчен дә яз” дип, чыгарып җибәрде”, – дип тагын көлде Рафис Борһанов.

Яшьләр эшләре министрының урынбасары Тимур Сөләйманов та бөтендөнья татарча диктантны беренче тапкыр язды. “Рәхәтләнеп яздым, язу авыр булмады, берничә җөмләдә генә әзрәк шикләндем” – диде ул. “Иң авыры сүзләрне дөрес язу идеме, әллә тыныш билгеләре куюмы?” дигәнгә “Иң авыры компьютерда түгел, ә кулдан язу булды”, – ди Тимур Сөләйманов. Шулай ук, ул киләсе елга да диктант язарга килергә теләгәнен әйтте.

Диктант язарга өченче тапкыр килгән 67 яшьлек Миңнегөл Әхмәдуллина “Татар телен яратучыларны, татар филологиясендә нинди студентлар укыганын күрим дип килдем”, ди. Алар 79 яшендәге Вафилә Хикмәтуллина белән икесе дә узган елны “дүртле”гә язган. “Быел “бишле” булыр дип уйлыйбыз”, – диделәр.

Татарстанның халык артисткасы Резеда Төхвәтуллина да диктант язарга килгән. “Беренче тапкыр катнашам, үземне сынап карарга булдым. Бу ярты сәгать эчендә уйланылган эш. Бик күптән диктант язган юк, чөнки мәктәпне бетергәннән бирле, мондый әйбер белән шөгыльләнгән юк. Мин татарча күп укыйм, үзәк китапханәгә язылган, гел китап алам, шуңа яхшы яздым дип уйлыйм”, – диде ул.

Диктантны К.Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резедә Сәлахова яздырды. “Үз гомеремдә беренче тапкыр диктант яздырдым. Монда Татарстандагы диктант яздыруның төп ноктасы булгач, дулкынландырды. Бу, әлбәттә, бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык”, – ди ул.

“Аудиториядә яшьләр генә түгел, ярый, студентлар тиз язарга ияләнгән, олы кешеләр дә бар бит. Шуңа күрә, мин алар өлгерәме икәнен карап йөрдем. Тыныш билгеләрен дә, кызыл юлларны да белгертеп барырга тырыштым. Диктант алдыннан укытучылар миңа нинди тизлек белән укырга икәнен аңлаттылар, синтагмаларга бүлеп укырга өйрәттеләр”, – дип әйтте Резедә Сәлахова.

“Мин үземне татар теле укытучысы итеп хис иттем. Хәтта, бу минем өчен күпмедер дәрәҗәдә роль башкарган кебек булды. Ихлас күңелдән бөтен көчемне, җанымны биреп эшләдем”, – ди ул.

Диктан язарга килгән артистка Гүзәл Сибгатуллина Резедә Сәлахованың текстны укуын ошаткан. “Барыбер, алып баручы кеше икенче төрле укый инде, аның текстны тәкъдим итүе дөрес”, – ди ул. Гүзәл Сибгатуллина диктантка улы белән килгән иде. ” Ул беренче сыйныфка киләсе елга гына барса да, мин аны тыңлап утырсын дип алып килдем, чөнки бу бик кирәкле, файдалы чара”, – диде ул.

Шулай ук, ул, рус мәктәбендә уку сәбәпле, диктантын хатасыз түгелдер дип уйлавын әйтте.

“Безнең “Татарча диктант” сайтына нигезләнсәк, меңнән артык кеше әлеге чарага оештыручы булып теркәлгән, димәк меңнән артык мәйданчыкта диктант языла,” – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Шулай ук, аның сүзләренчә, татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә языла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195620/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*