tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш халкы “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Тәтеш халкы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Тәтеш халкы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген узган “Татарча диктант”та Тәтеш муниципаль районы халкы бик теләп катнашты. Иң олы яшьтә диктантны җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина (76 яшь) язды. Акция Тәтеш шәһәренең 1 нче урта белем биру мәктәбендә үткәрелде. Барлыгы Тәтеш районында “Татарча диктант”та 300 кеше катнашты.

Тәтеш – күп милләтле район. Барлык милләт вәкилләре дус, тату яшиләр, шуңа чаралар да уртак. “Татарча диктант”ны да районда татарлардан тыш руслар, чуашлар язды.

Аеруча Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбендә акция бик оешкан төстә, бәйрәм күтәренкелеге белән узды. Катнашучыларның иң яшенә – 10, иң олысына 62 яшь иде. Алар арасында җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов, мәктәп директоры Фәһим Сәлимҗанов, авыл китапханәчесе, балалар бакчасы мөдире, укытучылар, техник хезмәткәрләр бар иде.

“Бөтен дөнья халкына үз телебезне, милләтебезне, рухи байлыгыбызны саклап калуны күрсәттек”, – диде җирлек башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*