tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театрында данлыклы «Мыраубай батыр» әкияте турында лекция сөйләделәр
«Әкият» курчак театрында данлыклы «Мыраубай батыр» әкияте турында лекция сөйләделәр

«Әкият» курчак театрында данлыклы «Мыраубай батыр» әкияте турында лекция сөйләделәр

Әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәт иҗатына багышлап балалар һәм аларның әти-әниләре аудиториясе өчен бер сәгатьлек лекция сөйләде. «Әкият» курчак театры «Әкият-BELEM» проектының «Татар балалар әдәбияты җәүһәрләре» дигән лекцияләр циклын халык язучысының данлыклы «Мыраубай батыр» китабы буенча сөйләшүдән башлап җибәрде.

Лекциянең темасы: «Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең „Мыраубай батыр“ әкияте буенча фикер алышу». Миләүшә Хәбетдинова лекциясен балалар аудиториясен күздә тотып әзерләгән иде. Галимә үзенең Нәкый Исәнбәт иҗаты белән бер ел гына шөгыльләнүен әйтеп узды.

Ул Нәкый Исәнбәтнең песигә мөнәсәбәте турында сөйләде, балалар песи турында мәкальләр укыдылар, уеннарны искә төшерделәр. Сүз уңаеннан Шүрәле турында кызыклы мәгълүматлар бирелде. Аның һич кенә дә рус фольклорындагы леший һәм чурило белән тәңгәлләштерергә ярамавы искәртелде.

Лекция азагындагы балаларның бирелгән мәгълүматны ни дәрәҗәдә кабул итүен күзаллау өчен театр артистлары тема буенча сораулар бирделәр. Иң күп дөрес җавап бирүче балага «Тыпырдык» спектакленә билет тапшырылды.

Соңыннан тамашачылар галимә янына килеп, үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларын бирде. Миләүшә Хәбетдинова милли мәдәният темасына мәктәпләргә килеп тә лекцияләр укырга әзер булуын белдерде.

«Әкият-BELEM» проектын тормышка ашыру барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән утызлап очрашу үткәрү планлаштырыла.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*