enrutat
Баш бит / Әлмәттә “Сельская радуга” фестивале узачак
Әлмәттә “Сельская радуга” фестивале узачак

Әлмәттә “Сельская радуга” фестивале узачак

9-22 августта Әлмәт районында иҗади эшләр буенча “Сельская радуга” яшьләр фестивале узачак.
Бәйге “Язма эш”, “Фотография”, “Кул эшләнмәләре” номинацияләрен үз эченә ала. Фестивальдә районда яшәүче 12-35 яшьтәге егет-кызлар көч сынашачак.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм иҗат эшләре 22 августка кадәр кабул ителә. “Фотография” һәм “Кул эшләнмәләре” номинацияләре буенча материалларны Яшьләр үзәгенең 22 нче бүлмәсенә тапшырырга була. “Язма эш” буенча материалларны uddm_almet@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

Татар – Информ МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*