tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Спас ярминкәсе башланды
Алабугада Спас ярминкәсе башланды

Алабугада Спас ярминкәсе башланды

Кичә,  1 нче август көнне,  Алабугада VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе старт алды. Быел Шишкин буасы янында 1050 осталар палаткасы корылды.
Быел беренче тапкыр ярминкәгә бөтен Россиядән, Беларусьтан һәм Үзбәкстаннан осталар килде. Бәйрәмне Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов ачты һәм уңышлы сәүдә теләде. Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

“Бүген 7 нче тапкыр үткәрелә торган Спас ярминкәсен Россиядә яшәүчеләр һәм төрле халыкларны берләштерүче сәүдә, мәдәният, архитектура бәйрәме дип әйтергә мөмкин. Ярминкә үсеш алды, ул хәзер Алабуга ярминкәсе генә түгел, ә Бөтенроссия чарасы. Бүген осталар арасында Кырым вәкилләре дә булуына шатмын, әле алар безнең тәҗрибәне генә өйрәнә, мондый кечкенә шәһәрдә ничек итеп шулкадәр күп кеше җыярга мөмкин, дип аптырыйлар, ә без аларга бу безнең традицияләр дибез. Бу күңел бәйрәме, бирегә кешеләр акча эшләр өчен генә түгел, ә тауарларын күрсәтү өчен җыелды. Бүген Татарстанда менә шундый өч көнлек бәйрәм уза”, – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты спикеры.
Ярминкәдә ювелир эшләнмәләре, милли костюмнар, модельле кием-салым, мамык эшләнмәләре, керамика, эшкәртелгән күн һ.б. тәкъдим ителә.
Быел беренче тапкыр эшли башлаган “Осталар шәһәре”ндә сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе, Россиянең танылган хуҗалыкларыннан бал тәкъдим ителә, спорт һәм балалар мәйданчыклары эшли, профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары катнашында концерт программасы көтелә. Традиция буенча ярминкә кыңгыраулар чыңы астында уза, шулай ук бу көннәрдә Алабугада “Вдохновение” бард җырлары фестивале уза.
Ярминкә 3 августка кадәр дәвам итә.

Татар–Информ МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*