tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Тере классика” төбәк бәйгесе узды
Әлмәттә “Тере классика” төбәк бәйгесе узды

Әлмәттә “Тере классика” төбәк бәйгесе узды

17 февральдә Әлмәттә “Тере классика” сәнгатьле укучыларның төбәк бәйгесе узды. Биредә катнашучылар татар телендә мәктәп программасына кермәгән, нигездә төбәктә яшәп иҗат иткән язучыларның проза әсәрләреннән өзек укыды. Бәйге ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге откан “Татнефть” компаниясе гранты хисабына гамәлгә ашырыла.

Чарада катнашучыларны “Татнефть” компаниясенең “Рухият” программасы башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сәламләде. Алар шагыйрь һәм язучылар Нәфисә Сабирҗанова, Рәмзия Габдулхакова, Екатерина Анечкина, Таһир Шәмсуаровны “Татнефть” Хәйрия фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*